Хөсәения мәдрәсәсе — Wikipedia

Хөсәения мәдрәсәсе
Нигезләнү датасы 1906
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Ырынбур
Мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә керә Список объектов культурного наследия: Оренбург (часть 1)[d]
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d][1]
Ирешү улица Бурзянцева, 34 / Мало-Торговый переулок, 2
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем Төркем:Хөсәения мәдрәсәсе укытучылары[d]
Карта
 Хөсәения мәдрәсәсе Викиҗыентыкта

Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 5610002001объект № 5610002001
«Хөсәения» мәдрәсәсе

«Хөсәения» мәдрәсәсе1891-1919 елларда эшләп килгән данлы уку йорты. Мәдрәсене Ырынбурның беренче гилдия сәүдәгәрләре Хөсәеновлар: Әхмәт һәм Гани үз хисапларына оештыралар. Алар мәдрәснең уку-укыту комплексын һәм мәдрәсә каршындагы мәчетне төзиләр.

Ырынбур үзәгеннән читтәрәк, татар бистәсе белән ике арада, мәдрәсәнең үз утарын төзү өчен заманына күрә бик кыйммәткә җир сатып алына. Озакламыйча шунда «Хөсәения»нең өч катлы төп уку корпусы, таш мәчете, имам өе һәм мәдрәсәнең хезмәткәрләренә исәпләнгән ике этажлы кечерәк торак биналары өчен дип нигез салына. Бу корылмаларның барысын да нык таштан һәм кирпечтән салалар. Мәдрәсәнең төп бинасы 1905 елда төзелеп бетә һәм шәһәр буйлап таралышып яшәгән һәм укыган шәкертләр шушында тупланалар. Бу өч катлы иркен йортта заманча җиһазландырылган уку классларыннан тыш бай гына китапханә һәм ашау-эчү, йокы бүлмәләре дә була.

Уку-укыту процессы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хөсәениядә уку дәвере ундүрт ел була: өч баскычлы башлангыч ибтидаи сыйныфлар, дүрт сыйныфлы урта белем бирүче рөшдия бүлеге, дүрт сыйныфлы тулы булмаган югары белем бирүче игъдадия бүлеге һәм өч еллык югары белем бирүче галия бүлеге. Теләгән шәкерт игъдадияне тәмамлагач та гомуми, ягъни, башлыча авыл җирләрендәге мәктәп һәм мәдрәсәләрдә укыту мөмкинлеге биргән таныклык алып чыгып китә алган. Рөшдия бүлегеннән соң да төрле һөнәр училищеларына күчеп укучылар ишле генә булган. Мәсәлән, Риза Фәхретдин, Закир һәм Шакир Рәмиевләрнең уллары шулай иткәннәр һәм, Ырынбур реаль училищесын төгәлләгәннән соң, Россия һәм чит ил институтларында укып, инженерлык дипломнары алганнар. «Хөсәения»нең танылган хәлфәсенең улы Шамил Усманов та рөшдиядән соң һөнәр училищесында белем ала.

Төгәл фәннәрдән мәдрәсә шәкертләре гадәти хисап (арифметика), әлҗәбер, геометрия һәм тригонометрия кануннарын өйрәнгәннәр. Аларга шулай ук физика, химия, астрономия, табигать белеме вә география фәннәреннән дә ныклы белем бирелгән. Укыту сәгатьләрен чагыштырып караудан күренгәнчә, «Хөсәения» мәдрәсәсендә мондый дөньяви һәм төгәл фәннәрне укытуга сарыф ителгән вакыт башка байтак кына мәдрәсәләр белән чагыштырганда бермә-бер артык була диярлек. Ә егерменче йөз башында исә бу җәһәттән «Хөсәения» белән Иж-Бубый мәдрәсәсе мәдрәсәләре генә бер-бер-сенә якын торганнар дип әйтергә була.

Һәр елны мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган берничә шәкерт миллионер Хөсәеновлар билгеләгән стипендия исәбенә чит илләргә китеп укуларын дәвам иттергәннәр. Алар арасында Истанбул, Каһирә, Димәшкъ, Бәйрут кебек мөселман дөньясында мәгълүм уку үзәкләреннән тыш Россия, Франция, Бельгия университетлары һәм институтларында укып, европача белем үстерүчеләр дә булган. Шунлыктан бу мәдрәсәне төгәлләүчеләр арасында физика, математика, химия ише төгәл фәннәрне тирәнтен үзләштерүчеләр дә, медицина белгечлеген сайлаучылар да байтак булган.

«Хөсәения» мәдрәсәсе ярлырак шәкертләрне бушлай укыткан. Алар ашау һәм интернатта түләүсез яшәүдән тыш өс киемнәре белән дә тәэмин ителгәннәр. Бу льготалар ярлылар өчен генә түгел, ерактан килеп укучылар өчен дә, фәннәрне яхшы үзләштергән алдынгы шәкертләр өчен дә каралган була. Шәкертләрнең өс киемнәре – кара төстәге затлы постаудан тегелгән утыртма якалы казаки һәм чалбар, ак күлмәк – реаль училищеларда укучылар киеменә тартымрак була, башта — татар кәләпүше.

Танылган тәмамлаучылар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хөсәения мәдрәсәсенең чагыштырмача кыска вакытта татар, башкортлардан тыш Казакъстан, Урта Азия һәм Кавказ халыклары арасында абруй казануының төп сәбәбе – заман таләпләренә җавап бирердәй рәвештә укыту булган. Башка мәдрәсәләрдән аермалы буларак, мулла-мөәзиннәр биредән бик аз чыгалар.

Мондый фактны иске караштагы зыялыларның бер ише, зур гөнаһка исәпләп, патша җәнабларына, Синод әһелләренә һәм Диния нәзарәтенә кат-кат язып, әләкләп торалар: имештер, «Хөсәения» мәдрәсәсе чынлыкта мөселман кануннарын алга сөрүче уку йорты түгел.

Бу гаепләүләрдә дөреслек тә бар: «Хөсәения» иң алдынгы карашлы һәм белемле шәхесләр тәрбияләүне өстен куйды. Мәсәлән, тарихчы Зәки Вәлиди, Сәгыйть Рәмиев, Ильясбәк Кудашев-Ашказарский, Мирхәйдәр Фәйзи, Афзал Таһиров, Шамил Усманов, Шәехзадә Бабич, Кәрим Хәкимов, Муса Җәлил һәм башка бик күп язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, илчеләр — шушы мәдрәсә шәкертләре.

Октябрь Инкыйлабыннан соң

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Хөсәения» 1918-1919 уку елы тәмамланганчы яши. Аннары ул «Хөсәеновлар укытучылар институты» итеп үзгәртелә. Утыз ике ел яшәү дәверендә мәдрәсәдә җәмгысе йөз иллеләп мөгаллим һәм хәлфә дәрес бирәләр. Ә көндәлек тормыш белән идарәче байлар (попечительләр советы) тарафыннан сайлап куелган баш мөдәррис җитәкчелек итә. Андый урынга, билгеле инде укымышлы гына түгел, дини даирәләр тарафыннан да танылган имам хатиблар сайланган. «Хөсәения» җитәкчеләре арасында дин галиме, казый Габделгалим Дәүләтшин, Габдерәхим Дәминов, галим, язучы һәм әдәбият белгече, казый Ризаэтдин Фәхретдинов, Таһир Ильясов һәм мәдрәсәнең соңгы баш мөдәррисе галим Хәнәфи Бакиров булалар.

  1. президент России Указ Президента Российской Федерации от 20 февраль 1995 г. № 176 «Указ Президента Российской Федерации от 20 февраля 1995 года № 176 «Об утверждении Перечня объектов исторического и культурного наследия федерального (общероссийского) значения»» // Российская газетаРоссия: 1995. — ISSN 1606-5484; 1560-0823