Алушта — Wikipedia
Алушта
|
Алушта (рус. Алушта, укр. Алушта, кырымтат. Aluşta, Алушта) — Кырым ярымутравының көньяк ярында урнашкан шәһәр, Алушта шәһәр округынең (Алушта шәһәр шурасының) үзәге. Фактик рәвештә Россия составына керә.
Халык саны — 28 295[6] кеше (2014).
Акмәсҗиттән 45 км ераклыкта, Ялтадан 32 км ераклыкта урнашкан. Климатик курорт. Тарих-өлкәне өйрәнү, табигать музейлары бар.
Шәһәр 6 гасырда Юстиниан I тарафыннан нигезләнгән. 14 гасырдан генуялылар, 1475 елдан төрекләр хакимияте астында. 1783 елда Алуштаны Россия басып алган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Бу торак пункт Русия һәм Украина арасында территориаль бәхәс астында торган Кырым ярымутравында урнашкан. Ярымутрауны фактик рәвештә контрольдә тотучы Русия Федерациясенең административ-территораль бүленеше буенча, Кырым территориясендә Кырым Җөмһүрияте һәм Акъяр федерация әһәмиятендәге шәһәре урнаша; Украина административ-территораль бүленеше буенча, Кырым территориясендә Кырым Автономияле Җөмһүрияте һәм Акъяр махсус статуслы шәһәре урнаша.
- ↑ Русия Федерациясенең административ-территораль бүленеше буенча
- ↑ Украинаның административ-территораль бүленеше буенча
- ↑ Кырым Җөмһүриятенең административ-территораль бүленеше кысаларында
- ↑ Кырым Автономияле Җөмһүриятенең административ-территораль бүленеше кысаларында
- ↑ 6,0 6,1 Статистичний збірник "Чисельність наявного населення України на 1 січня 2014 року". әлеге чыганактан 2014-09-01 архивланды. 2014-09-01 тикшерелгән.