Кем идарәче статусына кандидат була ала.
Татар Википедиясенең идарәчесе статусын алыр өчен кандидат әлеге таләпләргә җавап бирергә тиеш:
- 700дән ким булмаган мәгънәле[1] төзәтүләр саны;
- Теркәлү көненнән иң азы 3 ай булырга тиеш.
Бу таләпләргә җавап бирмәгән кандидатлар тавыш бирүдән алыналар.
Кем бюрократ статусына кандидат була ала.
Татар Википедиясенең бюрократы статусын алыр өчен кандидат әлеге таләпләргә җавап бирергә тиеш:
- Теркәлү көненнән иң азы 1 ел булырга тиеш;
- 1500дән ким булмаган мәгънәле төзәтүләр саны;
- Администратор вазифаларын иң азыннан 3 ай үтәү.
Бу таләпләргә җавап бирмәгән кандидатлар тавыш бирүдән алыналар.
Элек тавыш бирүдә катнашканнар
Әгәр элек тавыш бирүдә катнашканнар идарәче яки бюрократ статусын алмадылар, яки бу вазифадан җибәрелделәр икән, кабат үз кандидатурасын элекеге тәкъдим итүдән яки вазифадан җибәрелгәннән соң иң кимендә 3 айдан соң гына тәкъдим итә алалар.
Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлавында кем тавыш бирә ала.
- Теркәлү көненнән иң азы 1 ай булырга тиеш;
- 50дән ким булмаган мәкаләләрдә мәгънәле төзәтүләр саны;
- Тавыш бирү алдыннан иң азы 30 көн эчендә 30 төзәтү.
Тәкъдим итү тәртибе
Әлеге кагыйдәләр тәләпләренә җавап биргән катнашучылар үз кандидатурасын тәкъдим итергә хокуклы. Аларны шулай ук башка катнашучылар тәкъдим итә ала.
Тәкъдим ителгән яки үз кандидатурасын тәкъдим иткән катнашучы тавыш бирү битендә риза булуын язарга тиеш.
Сайлау тәртибе
Тавыш бирү гариза битен эшләгәннән соң башлана һәм 14 көн дәвам итә. Тавыш бирүчеләр риза яки каршы тавышларын бирәләр. Шулай ук шик булганда нейтраль позициясен аерым пунктта язып була. Тавыш бирү фәкать кимендә 5 кеше тавыш биргән очракта узган тавыш бирү буларак санала.
Идарәчеләрне сайлау процедурасын берәр актив идарәче алып бара. Бюрократларны сайлау процедурасын берәр актив бюрократ алып бара. Процедураны алып барган идарәче яки бюрократ биргән тавышлар буенча нәтиҗә ясый.
Идарәчегә кандидат 1/2 (50 %)-тан күбрәк Риза тавышын җыйса, идарәче буларак билгеләнә. Бюрократка кандидат 2/3 (66,(6) %)-тан күбрәк Риза тавышын җыйса, бюрократ буларак билгеләнә.
Искәрмә
- ↑ соңыннан кире кайтарылган үзгәртүләр саналмый