Көнчыгыш Африка — Wikipedia
Көнчыгыш Африка Конго бассейныннан көнчыгышка таба урнашкан, материкның калку өлешен алып тора. Монда материкның зур күлләре, континентның иң биек ноктасы, Җир кабыгының дөнья күләмендә гаять зур ярылулары урнашкан, дөньяның иң озын елгасы шуннан башлана.
Көнчыгыш Африкада саванналар өстенлек итә. Әмма рельефның бик төрле булуы нәтиҗәсендә климатта һәм үсемлекләр дөньясында сизелерлек аерымлыклар күзәтелә. Шактый зур мәйданнар тыюлыклар һәм милли паркларга бирелгән, бу исә җирле халыкларның табигатьне саклауга зур игътибар юнәлтүен күрсәтә.
Түбәндәге дәүләтләрне үз эченә алучы географик регион булып тора:
- Бурунди (башкаласы Бужумбура)
- Джибути (башкаласы Джибути)
- Кения (башкаласы Найроби)
- Коморлар (башкаласы Морони)
- Мадагаскар (башкаласы Антананариву)
- Маврикий (башкаласы Порт-Луи)
- Мозамбик (башкаласы Мапуту)
- Реюньон (башкаласы Сен-Дени)
- Руанда (башкаласы Кигали)
- Сейшель утраулары (башкаласы Виктория)
- Сомали (башкаласы Могадишо)
- Судан (башкаласы Хартум)
- Танзания (башкаласы Додома)
- Уганда (башкаласы Кампала)
- Эритрея (башкаласы Асмэра)
- Эфиопия (башкаласы Аддис-Абеба)