Миңзифа Әхмәтшина — Wikipedia
Миңзифа Әхмәтшина | |
---|---|
Туган | 10 июнь 1955 (69 яшь) Татар Сарсазы, Чистай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Миңзифа Хәйретдин кызы Әхмәтшина - татар шагыйрәсе, ТР Язучылар берлеге әгъзасы (2010)[1], Рафаил Төхфәтуллин һәм Саҗидә Сөләйманова, Кояш Тимбикова премияләре иясе (2011, 2013).[2][3]. Әлмәт язучылар оешмасы администраторы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2017).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1955 нче елның 10 нчы июнендә Чистай районы Татар Сарсазы авылында туган. Аның беренче шигырьләре "Чистай хәбәрләре" газетасында басыла. 2001 нче елда Миңзифа Әхмәтшинаның "Мәхәббәт дастаны" дигән беренче китабы дөнья күрә. Анда аның шигырьләреннән тыш, ноталары белән җырлары да басылган.
Танылуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Танылган эстрада җырчылары Хәния Фәрхи, Искәндәр Биктаһиров, Илназ Гарипов, Руслан Кираметдинов, Сәгыйть Гыйбашевлар аның җырларын халыкка ирештерделәр.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Мәхәббәт дастаны», «Күңелем канаты», «Сары яулык», "И, хатын-кыз!", "Яшәгән, ди, кәбестә", "Табылдык", "Иңнәремдә ак җилкән" исемле җыентыклар.[4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2011 ― Рафаил Төхфәтуллин премиясе
- 2013 ― Саҗидә Сөләйманова премиясе ― «Сары яулык» китабы өчен кызыксындыру премиясе
- 2017 ― Кояш Тимбикова исемендәге әдәби премия ― «Яшәгән ди кәбестә» китабы өчен
- 2017 ― Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- 2023 ― Саҗидә Сөләйманова премиясе ― «Иңнәремдә ак җилкән» шигырьләр җыентыгы өчен[5]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317029/pages/Ahmetchina/
- ↑ https://minzifa.wixsite.com/minzifa-akhmetshina/about_her
- ↑ http://chistopol.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/389574.htm 2019 елның 7 май көнендә архивланган.
- ↑ https://minzifa.wixsite.com/minzifa-akhmetshina/about_her
- ↑ Милли китапханәдә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрне тапшырачаклар. Татар-информ, 4.10.2023
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин. Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |