Раил Шәмсуаров — Wikipedia

Раил Шәмсуаров
рәсем
Туу датасы:

21 октябрь 1987(1987-10-21) (36 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы, Яңа Иштирәк

Һөнәре:

драма артисты

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2008х. в.

Бүләк һәм премияләр:

Татарстанның атказанган артисты

Раиль МЫЛТЫК Шамсуар

Раил Шәмсуаров, Раил Наил улы Шәмсуаров (1987 елның 21 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы, Яңа Иштирәк) — драма артисты, 2008 елдан Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Татарстанның атказанган артисты (2020).

1987 елның 21 октябрендә Татарстан АССР Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылында туган. Әтисе Наил; әнисе Галия, укытучы. Абыйсы Данияр, хәрби. Раил Казанда театр укуханәсенә укырга керә. 2008 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген тәмамлаган (Фәрит Бикчәнтәев курсы).

Студент чагыннан Камал театры спектакльләрендә күмәк күренешләрдә катнаша. Уены ихласлыгы, йомшаклыгы, эчкерсезлеге белән аерылып тора. Музыкаль, җор сүзле, моңлы актер, җырлы рольләрне тавышының мөмкинлекләренә карап бирәләр.

Уйнаган рольләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • «Кияү балакай» һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Зөлфия[3], 2013 елда өйләнешкәннәр; кызлары Нәфисә.