Ушаков ордены — Wikipedia
Ушаков ордены | |
---|---|
Ил | Калып:Байрак/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе |
Төр | орден |
Кемгә бирелә | диңгез офицерларына |
Кем бирә | Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Югары Шурасы Президиумы |
Статусы | {{{статусы}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
Беренче бүләкләү | 16 май 1944 ел (контр-адмирал П. И. Болтунов) |
Соңгы бүләкләү | 1968 ел (Хәрби-Диңгез Флоты академиясе) |
Бүләкләүләр саны | I дәрәҗә - 47, II дәрәҗә - 194 |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Чиратлылык | |
Олырак бүләк | Суворов ордены |
Кечерәк бүләк | Кутузов ордены |
Ушаков ордены ( урысча орден Ушакова) – Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе нең дәүләт хәрби флот бүләге. Россия империясенең җиңелмәс флот башлыгы Ф.Ф. Ушаков исемен йөртә.
1944 елның 3 мартында (Нахимов ордены белән бергә) Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Югары Шурасы Президиумы Указы белән кабул ителде.[1]
Рәсем авторлары – 1 нче ранг капитаны Борис Михаил улы Хомич белән архитектор Модест Анатолий улы Шипелевский.
Бөек Ватан сугышы чорында (Кырым ярымутравын һәм Акъярны алман басып алучыларыннан азат итү хөрмәтенә) кабул ителгән орден.
I һәм II дәрәҗәләргә бүленгән. I дәрәҗәлесе – югары дәрәҗә.
Статут.
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ушаков ордены белән Хәрби-Диңгез Флоты офицерлары, Ватан өчен яуларда сан ягыннан көчлерәк дошманны җиңәргә ярдәм иткән диңгез сугышларын оста оештырган өчен бүләкләнә.
Тасвирлама.
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ушаков ордены 3 өлештән тора. Төп өлеше – платинадан ясалган 5 почмаклы йолдыз. Аңа арттан чылбырлы көмеш ләңгәр беркетелгән. Алтыннан эшләнгән Ушаков барельефлы медальон зәңгәрсу эмаль белән капланган, ул ләңгәргә ике кыскыч ярдәмендә беркетелә. Медальон астында кечкенә урак - чүкечне дәфнә яфраклары ураткан.
II дәрәҗә Ушаков орденында кызыл йолдыз алтыннан, Ушаков барельефы көмештән ясала, медальон зәңгәр эмаль белән каплана. Дәфнә яфраклары юк.
Тарих.
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1944 елның 16 маенда контр-адмирал Павел Иван улы Болтунов һәм һава флоты генерал-лейтенанты Васлий Василий улы Ермаченков I дәрәҗә Ушаков ордены белән иң беренче бүләкләнүчеләр булдылар.
- 1 нче санлы Ушаков ордены 1944 елның 22 июлендә Кызыл Байраклы Балтыйк флотының башлыгы вице - адмирал В.Ф. Трибуцка бирелә.
- Бөек Ватан сугышы елларында I дәрәҗә Ушаков ордены белән 22 яугир һәм хәрби оешмалар бүләкләнә (барысы 47 мәртәбә), II дәрәҗә Ушаков ордены белән 194 мәртәбә бүләклиләр.
- Соңгы тапкыр Ушаков ордены белән 1968 елда Хәрби-диңгез академиясе бүләкләнә.
- Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе таркалгач, Ушаков ордены Россия Федерациясенең дәүләт бүләге буларак сакланып кала.[2]
Әдәбият.
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1. Черников Н.Д. Ватан бүләкләре. Казан, 1975.
2. Гребенникова Г. И., Каткова Р. С. Ордена и медали СССР. М., 1982.
3. Шишков С. С., Музалевский М. В. Ордена и медали СССР. Владивосток, 1996.
4. Дуров В. А. Русские и советские боевые награды. М., 1990.
5. Дуров В. А. Награды Великой Отечественной. М., 1993.
6. Дуров В. А. Отечественные награды. 1918—1991. М., 2005.
7. Горбачёв А. Н. Многократные кавалеры орденов СССР. М., 2006.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Югары буләкләр | Ленин ордены | Октябрь Инкыйлабы ордены |
---|---|
Гражданлык орденнары | Хезмәт Кызыл Байрагы | Халыклар дуслыгы | «Хөрмәт билгесе» | Хезмәт Даны |
Хәрби орденнары | «Җиңү» | Кызыл Байрак | Кызыл Йолдыз | Ватан сугышы | Суворов | Кутузов | Александр Невский | Ушаков | Нахимов | Богдан Хмельницкий | Дан | ССРБ Кораллы көчләрендә хезмәт иткән өчен ордены |
Аналык | Каһарман ана ордены | Ана даны |
Тышкы сылтама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]http://mondvor.narod.ru/OUshak.html