Фома Петонди — Wikipedia
Фома Петонди | |
---|---|
Туган телдә исем | Фома Иванович Петонди |
Туган | 1794 Орёл |
Үлгән | 13 июль 1874 Казан |
Милләт | итальян |
Ватандашлыгы | Русия империясе |
Һөнәре | архитектор |
Җефет | Надежда Михайловна Кузьмина (1819-1875)[1] |
Балалар | булмый |
Ата-ана | |
Бүләк һәм премияләре |
Фома Петонди, рус. Фома Иванович Петонди (Петонти), итал. Tomaso Giovanni Petonti (1794-1874) — архитектор, Орел губерна архитекторы (1817-1834), Казан губерна һәм Казан шәһәр архитекторы (1834-1844).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1794 елда Орёл шәһәрендә туган. Әтисе — Giovanni Giuseppe Petonti, Иван (Джованни) Осипович (Джузеппе) Петонди (Петонти) — 1779 елда Россиягә килеп[2], 1806 елда рус подданствосы алган Италия архитекторы.
Ф. Петонди архитектор осталыгына башта әтисеннән өйрәнгән, аннары Мәскәү кирмән төзелеше экспедициясенең архитектура мәктәбен тәмамлаган (1812). Рус архитекторлары Василий Баженов, Матвей Казаков эш алымнарын үзләштерә.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1812 елдан Мәскәү кирмән төзелеше экспедициясендә архитектор ярдәмчесе. Ватан сугышы вакытында экспедиция белән Владимир губернасына күченә.
- 1813 елда Орел губерна төзелеш комиссиясенә губерна архитекторы ярдәмчесе (архитектор) итеп билгеләнә, ләкин дәрәҗә бирелми.
- 1826-1834 Орел губерна архитекторы, титулярный советник чины бирелә.
Казанда
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1834 елда Казан губерна архитекторы итеп билгеләнә. Әнисе белән Казанга күченә. Олы абыйсы Николайның уллары да бу вакытта Казанда ябык уку йортында укыйлар.
- Казан шәһәре архитекторы Петр Пятницкий Казан хәрби округы архитекторы итеп билгеләнү сәбәпле, Ф. Петондига губерна һәм шәһәр архитекторы вазифаларын берьюлы алып барырга туры килә. Ул шәһәрдә алып барылган казна төзелеше һәм шәхси төзелешләр өчен берүзе җавап бирә.
- Казанда беренче төзегән бинасы — сәүдәгәр Александров йорты (1834).
- 1835 елда поляк ксендзы йортын костел итеп үзгәртеп кора. Казан Богородицкий монастырен төзи һәм Кизик монастырендә, Казанның Ярославль могҗиза тудыручылары храмында чаң манарасын төзү эшләре алып бара[3].
- 1836 елда коллежский асессор чины бирелә. Боратынский утарын төзи, үзенә дә йорт ала (Карл Маркс урамы, 12).
- 1838 елда мираска калдырып була торган Россия асылзаты исеме бирелә.
- 1838-1841 елларда Родионов (Родионова) институтын төзи, аның өчен 4 дәрәҗә Изге Владимир ордены белән бүләкләнә.
- 1841 елда Казан кирмәнендә Ару хәбәр соборын киңәйтү эше башлый.
- 1842 елда «Казан» кунакханәсенә нигез салына.
- 1843 елда сарай киңәшчесе дәрәҗәсе бирелә.
- 1844 елда «Родионов институтын корганда техник ялгышлыклар җибәргән», дип судка бирәләр, барлык мөлкәте, пенсиясе, орденнары суд карары нигезендә тартып алына. Дистә ел үзен аклау артыннан йөри. Судка якын булу өчен Санкт-Петербургга вакытлыча күчеп китә. 1856 елда гына аклануга ирешә, Казанга кайта, төзелеш комиссиясендә гади архитектор булып эшли. 1860 елда пенсиягә чыга[4].
- Ф. Петонди проектлары буенча Казанда 200 дән артык бина, шул исәптән 21 эре бина корыла. Ел да тапшыра торган исәп-хисап кәгазьләрендә шәхси төзелешләр өчен дә проектлар әзерләвен яза: мәсәлән, 1838 елда 130, 1839 елда 140 проект [5]. 1842 елгы янгыннан соң шәһәрдә 20 таш бинаны яңадан кора. Хәзерге вакытта Ф. Петонди төзеткән биналарның кырыклабы исән.
- Казанны төзекләндерүгә игътибарлы була. Аның җитәкчелегендә Балык рәтләре мәйданына (Тукай мәйданы), Зур Проломный урамына (Бауман урамы), Зур Кызыл урамына, Воскресенский урамына (Кремль урамы) һ. б. таш җәелә.
- Казандагы киләчәк төзелешләр планын[6] әзерли һәм шәһәр төзелеш комиссиясендә раслатуга ирешә.
- XIX гасырның беренче яртысында шәһәрдә архитекторлар Ф. Петонди, П. Пятницкий]] һәм М. П. Коринфский үзенчәлекле стиль белән төзеткән биналар һәркемне сокландыра.
- Ф. Петонди 1874 елда Казанда вафат була һәм Казанның Арча правослау зиратына җирләнә.
архитектор иҗатының үзенчәлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Катнаш стиль (эклектика, барокко, классицизм).
- Бинага җиңеллек һәм сәнгати нәзакәтьлелек бирү өчен, фасадларда билгеле ритмда пилястралар урнаштыра.
- Яңа төзелгән бинаны, эре-вак булуына карамастан, якын-тирәдәге биналар белән яраклаштыра, бер ансамбль итеп кора.
Петонди проектлаган биналар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1834 — Панаев йорты (Горький урамы, 12)
- 1836 — Колокольников йорты (Петербург урамы, 11)
- 1836-1837 — Жаров йорты (Бауман урамы, 42)
- 1837 — Боратынский йорты (Горький урамы, 25)
- 1837 — Дротаевский (Молотков) йорты (Карл Маркс урамы, 56)[7]
- 1838-1841 — Родионов институты комплексы (Толстой урамы, 14)
- 1939 — Геркен йорты (Жуковский урамы, 5)
- 1840 — Пиюков йорты (Кече Кызыл урамы, 12)
- 1840 — Иванов йорты (Бауман урамы, 40)
- 1841-1846 — Ару хәбәр монастырен зурайту
- 1842-1845 — Мельников йорты (сонрак «Казан» кунакханәсе)[8]
- 1850 — Банарцев йорты (Карл Маркс урамы, 18)[9]
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Республика Татарстан: памятники истории и культуры. Казан. 1993.
- Казань в памятниках истории и культуры. Казань: ТКИ. 1982.
- П. Дульский. Классицизм в казанском зодчестве. Казань: Госиздат, 1920
- С. И. Федоров. Записки архитектора. Тула, 1987.
- Муртазина Л. М. Казанские архитекторы конца XVIII — начала XX века (Биографический справочник). Казань, 1999.
- Джесси Рассел. Петонди, Фома Иванович. VSD, 2013. ISBN 978-5-5097-8074-5
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ф. И. Петонди. «Академик» сайты
- Итальяннар Россиядә, яки Петонди гаиләсе тарихы
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Родословная книга
- ↑ 1779 елда Екатерина II Джакомо Кваренги белән 4 елга контракт төзи, И.О. Петонди Россиягә аның ярдәмчесе буларак килә
- ↑ Епархия.ру сайтында
- ↑ art16.ru сайтында
- ↑ Архив Казанской губернской строительной Комиссии. Дело №1834
- ↑ 1917 елга хәтле гамәлдә була
- ↑ Рөстәм Ахунов (Rustik68) сайтында
- ↑ Казан кирмәне һәм Казан
- ↑ InKazan.ru сайтында, archived from the original on 2012-05-22, retrieved 2016-01-26