Чәк-чәк музее — Wikipedia
Чәк-чәк музее | |
Нигезләнү датасы | сентябрь 2014 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан һәм Казан |
Урын | Казан |
Рәсми веб-сайт | chak-chak.muzeino.ru |
Чәк-чәк музее Викиҗыентыкта |
Чәк-чәк музее | |
---|---|
Нигезләү датасы | сентябрь 2014 |
Нигезләүчеләр | Дмитрий һәм Раушания Полосиннар |
Урын | Казан, Париж Коммунасы, 18 |
Директор | Полосин Дмитрий Николаевич |
Сайт | http://chak-chak.museum |
Чәк-чәк музее Викиҗыентыкта |
Чәк-чәк музее Татарстан Республикасының Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә урнашкан.
Музей сәүдәгәр Вафа Бигаев йортында (19 гасыр башы архитектура һәйкәле[1]) Казан, Париж Коммунасы, 18 адресы буенча урнашкан.
Музейдагы экскурсияләр Идел Болгарыннан бүгенге көнгә кадәр чорларны колачлый, әмма XIX гасыр азагы — XX гасыр башы чорына аерым игътибар бирелә.
Музейда XIX гасыр азагы — XX гасыр башы татар тормыш-көнкүреше торгызыла. Казан һәм Казан арты татар йортлары интерьерларының чын фотосурәтләре нигезендә, ул чордагы көнкүреш, кием-салым, хезмәт кораллары үрнәкләрен кулланып торгызыла. Бу музейның үзенчәлеге шундый: барысын да куллар белән тотып карарга һәм гамәлдә сынап карарга була.
Музей составына музей сәүдәсе да керә, анда борынгы рецепт буенча торгызылган чәк-чәк, бавырсак һәм XIX гасырның тагын бер ризыгын татып карарга мөмкин.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Музей 2014 елның сентябрендә музейны оештыручылар — Дмитрий Полосин һәм Раушания Сөләйманова акчасына ачыла[2].
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитеты үткәрә торган «Туризм — XXI гасыр» XIV республика конкурсы. Чәк-чәк музее — «Ел ачышы-2014» номинациясендә җиңүче[3];
- «Ял» номинациясендә Kids-friendly Business Award Казан 2014 премиясе җиңүчесе[4];
- «Туристлык сувениры» Бөтенроссия конкурсында 1 урын (2015, 2016, 2017)[5];
- «Туристлык сувениры» Бөтенроссия конкурсы Гран-прие (2018);
- Tour-taste халыкара конкурсында «Ел бренды», «иң яхшы тәэсир өчен», «иң яхшы төргәкләү», «традицияләрне саклау» номинацияләрендә җиңүче;
- Музей Казан шәһәре мэриясе һәм Татарстан Республикасының Туризм буенча комитеты исеменнән дәүләт бүләкләре белән бүләкләнә;
- Музей җитәкчеләре дәүләт бүләкләре белән бүләкләнә.
Рейтинглар һәм популяр тапшырулар музей турында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- National Geographic Россия Россиянең гастрономик мирасы белән таныштырган 5 төп урыннан торган «тәмле карта»ны төзегән[6]. Алар арасында Чәк-чәк музеендагы чәк-чәк тә бар.
- Adme.ru Россиянең иң кызыклы 18 музееннан торган коллекция җыя, Чәк-чәк музее турында алар болай язалар: «Бу гаҗәеп урын, анда сез татар халкының тарихын һәм гореф-гадәтләрен белә аласыз, берничә төр чәк-чәк татып карыйсыз һәм татар халкының милли ризыгын әзерләү серен ача аласыз.»[7]
- «Аргументы и Факты» газетасы версиясе буенча «Казанда күрергә кирәк булан 14 урын» исемлегенә керә[8].
- Жанна Бадоева «Орёл и решка» сәяхәтләр турында программа кысаларында Чәк-чәк музеенда чәк-чәк әзерләгән[9].
- Вилле Хаапасало, Татарстан турында тапшыруны төшергәндә, музейга нигез салучыларның берсе белән аралашкан[10].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ДОМ МУЛЛИНА. Искэ шахар (Старый город). Префектура "Старый город". әлеге чыганактан 2019-08-06 архивланды. 2020-12-26 тикшерелгән.
- ↑ Эфир-24 / В Казани открылся музей чак-чака. әлеге чыганактан 2016-03-05 архивланды. 2015-07-22 тикшерелгән.
- ↑ Пресс-служба Комитета по Туризму Республики Татарстан. Состоялась церемония награждения победителей XIV республиканского конкурса «Туризм - XXI век», Комитет по Туризму Республики Татарстан (18.12.2014). 2015 елның 22 июль көнендә архивланган. архив күчермәсе, Archived from the original on 2015-07-22, retrieved 2020-12-26
- ↑ Победители премии Kids-friendly Business Award Казань 2014 в номинациях:, Портал KidsRewiew.
- ↑ ТУРИСТИЧЕСКИЙ СУВЕНИР.
- ↑ Кулинарное путешествие по России. 2015 елның 23 июль көнендә архивланган.
- ↑ 18 интереснейших музеев России. 22 июль 2015 тикшерелде. 2015 елның 22 июль көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-07-22, retrieved 2020-12-26
- ↑ Голгофа, карета Екатерины II и еще 14 мест в Казани, которые нужно увидеть.
- ↑ Казань. Орел и Решка. Россия. Полный выпуск. 2019-09-05 тикшерелгән.
- ↑ KalastusTV. әлеге чыганактан 2019-09-05 архивланды. 2019-09-05 тикшерелгән.