Нидерланд — Wikipedia

Нидерланд
нид. Koninkrijk der Nederlanden
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 19 гыйнвар 1795
Сурәт
Рәсми исем Nederland
Кыскача исем 🇳🇱
Катнашучы Икенче бөтендөнья сугышының Тын океан хәрби хәрәкәтләр театры[d]
Гомер озынлыгы 81,50976 ел[1]
Демоним Nederlander, голландцы, нидерландцы, нидерландец, нидерландка, голландец, голландка, Nederlanner, neerlandés, neerlandesa, オランダ人, Ολλανδός, Dutch, holland, nederlandano, Niederländer, nederlænder, nederlender, jan Netelan, Nederlandano, Nedänan, هولنديون, голандець, нідерландець, голандка, нідерландка, голандці, нідерландці, הולנדי, הולנדית, ওলন্দাজ, Nizozemec, olandese, olandesi, הולנדים, הולנדיות, neerlandès, neerlandesa, neerlandesos, nederlandes, Niederländerin, Niederländerinnen, neerlandés, neerlandesa, néerlandais[2], néerlandaise[2], néerlandaises, Ollannach, Холанђанин, Холанђанка, Холанђани, ولندیزی, ڈچ, ڈچ, neerlandezo, neerlandezi, neerlandeza, neerlandeze, ołandezo, ołandezi, ołandeza, ołandeze, هولاندي, هولاندية, هولانديين, هولانديات, Hollänner һәм Hollännerin
Рәсми тел нидерланд теле[3]
Гимн Нидерланд һимны[4]
Мәдәният Нидерланд мәдәнияте[d]
Шигарь тасвирламасы Саклап тотачакмын[d]
Шигарь тексты I will uphold, Ik zal handhaven, Je maintiendrai, Ще удържа һәм Cynhaliaf
Дөнья кисәге Европа[5]
Дәүләт  Нидерланд патшалыгы[d]
Башкала Амстердам[6]
Административ-территориаль берәмлек Нидерланд патшалыгы[d]
Сәгать поясы UTC+01:00 һәм UTC+02:00
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Төньяк диңгез, Эйсселмер[d], Маркермер[d], Ваттен диңгезе[d], Кариб диңгезе һәм Gooimeer[d]
Иң көнчыгыш ноктасы 53°10′49″ т. к. 7°13′39″ кч. о.
Иң төньяк ноктасы 53°27′59″ т. к. 6°44′50″ кч. о.
Иң көньяк ноктасы 50°45′01″ т. к. 5°54′55″ кч. о.
Иң көнбатыш ноктасы 51°22′08″ т. к. 3°22′01″ кч. о.
Геомәгълүматлар Data:Nederland.map
Иң югары ноктасы Маунт-Синери[d][7][8]
Иң түбән ноктасы Zuidplaspolder[d]
Идарә итү формасы парламентлы монархия[d] һәм конституцияле монархия
Дәүләт башлыгы вазыйфасы Нидерландлар патшасы[d]
Ил башлыгы Виллем-Александр[d]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Нидерланд премьер-министры[d]
Хөкүмәт башлыгы Дик Схоф[d][9]
Министрлар кабинеты Нидерланд кабинеты[d]
Башкарма хакимият Нидерланд хөкүмәте[d]
Канунбирү органы Нидерланд генераль штатлары[d]
Югары мәхкәмә органы Нидерланд югары мәхкәмәсе[d]
Үзәк банкы Нидерланд банкы[d]
Дипломатик мөнәсәбәтләр Италия, Австралия, Германия, Украина, Согуд Гарәбстаны, Беларусь, Исраил, Төркия, Дания, Словения, Көньяк Африка Җөмһүрияте, Сингапур, Косово Җөмһүрияте, Бельгия, Албания, Болгария, Иран, Марокко, Малайзия, Индонезия, Мексика, Уругвай, Пакьстан, Кытай Җөмһүрияте, Америка Кушма Штатлары, Россия, Япония, Кытай, Греция, Маҗарстан һәм Корея Халык Демократик Җөмһүрияте[10]
Әгъзалык Төньяк Атлантик килешү оешмасы, Халыкара икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы, Аурупа шурасы, Бенилюкс, Awrupa ğälämi agentlığı, European Air Transport Command[d], Нидерланд теле берлеге[d], Accreditation Organisation of the Netherlands and Flanders[d], Көньяк Европа обсерваториясе[d], ОБСЕ, Парижский клуб[d], Европа реконструкция һәм үсеш банкы[d], Европейский инвестиционный банк[d], Халыкара түләүләр банкы[d], CERN, Европа икътисади зонасы[d], Экономический и валютный союз Европейского союза[d], Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы, G10[d], Халыкара атом энергиясе агентлыгы[d], Халыкара граждан авиация оешмасы[d], Xalıqara cinäyät mäxkämäse, Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара энергетика агентлыгы[d], Халыкара авыл хуҗалыгы үсеше фонды[d], Халыкара Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай җәмгыятьләре федерациясе[d], Халыкара гидрография оешмасы[d], Халыкара хезмәт оешмасы[d], XVF, Халыкара диңгезчелек оешмасы[d], Международная конфедерация профсоюзов[d], Интерпол[11], Халыкара Олимпия комитеты[d], Халыкара миграция оешмасы[d], ISO, Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][12], ОБСЕ, Xalıqara arbitraj mäxkämäse, Бөтендөнья сәүдә оешмасы, ЮНКТАД[d], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Качаклар буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы баш комиссары идаралыгы, ЮНИДО[d], БМО Укыту һәм фәнни-тикшеренү институты[d], Кипрда тынычлыкны саклау буенча БМО хәрби көчләре контингенты[d], Африка үсеш банкы[d], Азия үсеш банкы[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Австралия группасы[d], Америкалар үсеш банкы[d], Халыкара сәүдә палатасы, Милли мәгариф ассоциациясе[d], Атом-төш чималны сатучылар төркеме[d], Zangger Committee[d], Европа күмер һәм корыч берләшмәсе[d], Европа түләүләр берлеге[d], Евроконтроль[d], Ачык күкләр буенча килешү[d], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[13], Җирнең биофизик торышын күзәтү төркеме[d], Бөтендөнья почта берлеге[14][15], Шенген зонасы[d][16], Visa Waiver Program[d][17], Бөтендөнья метеорология оешмасы[18], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[19], Антарктика турында килешү[20], Бөтендөнья таможня оешмасы[d][21] һәм Холокостны истә тоту һәм өйрәнү буенча халыкара оешмасы[d][22]
Балигълык яше 18 яшь
Никахка керү яше 18 яшь
Пенсия яше 66,33 яшь[23]
Мәҗбүри белем алуның минималь яше 5 яшь
Мәҗбүри белем алуның максималь яше 16 яшь[24]
Халык саны 17 942 942 (1 гыйнвар 2024)[25]
Ир-ат халкы 8 615 129[26], 8 665 375[26], 8 712 076[26] һәм 8 797 815[26]
Хатын-кыз халкы 8 729 744[26], 8 776 125[26], 8 820 968[26] һәм 8 903 166[26]
Административ бүленеше Гронинген[d], Фрисландия[d], Гелдерланд[d], Көньяк Һолландия[d], Төньяк Һолландия[d], Оверэйссел[d], Төньяк Брабант[d], Лимбург[d], Флеволанд[d], Зеландия[d], Дренте[d], Утрехт[d], Бонайре[d], Синт-Эстатиус[d] һәм Саба[d]
Су өслеге өлеше 18,7 ± 0,05 процент[27]
Акча берәмлеге евро
Номиналь тулаем эчке продукт 1 011 798 853 062 $[28] һәм 991 114 635 529 $[28]
Кеше потенциалы үсеше индексы 0,931[29]
Үз-үзенә кул салулар күрсәткече 9,3
Эшсезлек дәрәҗәсе 3,8 процент[30]
Медиан керем 44 000 €[31]
Физик затлар кеременә салым күләме 36,5 процент, 42 процент, 52 процент, 36,65 процент[32], 38,1 процент[32] һәм 51,75 процент[32]
Моның хуҗасы Сөт савучысы[d], Энҗе алкалы кыз[d], Хет Лоо[d] һәм Novagraaf[d]
Нәрсә белән чиктәш Германия һәм Бельгия
Автомобил хәрәкәте ягы уң[d]
Тизлек чикләмәсе 130 км/сәг, 100 км/сәг, 80 км/сәг һәм 50 км/сәг
Челтәр көчәнеше 230 вольт
Электр аергычы төре Schuko[d][33] һәм Europlug[d][33]
Алыштырган Нидерландлар берләшкән патшалыгы (1815-1839)[d]
Кулланылган тел нидерланд теле
Мәйдан 37 378 км²[34]
Рәсми веб-сайт rijksoverheid.nl(нид.)
Нинди веб-биттә тасвирланган publico.pt/2020/01/02/mundo/noticia/holanda-muda-nome-lugar-paises-baixos-1899020
Һәштәге Netherlands
Югары дәрәҗәле Интернет домены .nl
Харита сурәте
Позиционная карта
Маршрут картасы
Төнге күренеше
Изображение знака с названием места или объекта
Тематик география Нидерланд географиясе[d]
Һәйкәлләр исемлеге Нидерландтагы сугыш мемориаллары исемлеге[d]
Ачык мәгълүматлар порталы Open Data Portal Netherlands[d]
Феноменның икътисады Нидерланд икътисады[d]
Феноменның демографиясе Нидерланд халкы[d]
Грегориан тәкъвимга күчү мизгеле 12 май 1701, 12 гыйнвар 1701, 12 декабрь 1700, 12 июль 1700, 12 гыйнвар 1583 һәм 25 декабрь 1582
Мәктәптә укымаган балалар саны 20 000[35]
Джини коэффициенты 29,2[36] һәм 25,4 ± 0,1[37]
Өстәлгән кыйммәт салымы күләме 21 процент һәм 6 процент
Тулаем туулар коэффициенты 1,68[38]
Шәһәр халкы 15 935 776[26], 16 087 342[26], 16 230 689[26] һәм 16 441 734[26]
Авыл халкы 1 409 098[26], 1 354 158[26], 1 302 355[26] һәм 1 259 248[26]
Демократия индексы 9[39]
Туым күрсәткече 9,8[26], 9,7[26], 10,2[26] һәм 9,5[26]
Ярлылык индексы 14,5[40]
Үлем күрсәткече 8,8[26], 9,7[26], 9,8[26] һәм 9,6[26]
Happy Planet Index score 54,9[41]
WordLift сылтамасы data.thenextweb.com/tnw/entity/netherlands_2[42]
Илнең мобиль коды 204
Илнең телефон коды +31
Халыкара префикс 0
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны 112[d][43] һәм 9-1-1[d][44]
Илнең GS1 коды 870-879
Номер тамгасы коды NL
Шәрәфле ватандашлар төркеме Төркем:Нидерланд шәрәфле ватандашлары[d]
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Нидерландта җирләнгәннәр[d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме Төркем:Нидерландта төшерелгән фильмнар[d]
Карта
 Нидерланд Викиҗыентыкта

Нидерла́нд Патшалыгы́ (Нидерла́нд, нидерл. Koninkrijk der Nederlanden) – Көнбатыш Европада урнашкан дәүләт. Нидерланд Төньяк диңгез белән юыла (451 км). Нидерланд күршеләре – Алмания (577 км) һәм Бельгия (450 км).

Илнең башкаласы булып Амстердам санала, ләкин дәүләтнең парламенты һәм хөкүмәте Һаага шәһәрендә урнашкан. Роттердам – илнең иң зур порты, шулай ук ул дөньяның иң зур портлары арасында тора, ә Утрехт – ил тимер юлларының үзәге. Һаага, Амстердам, Утрехт һәм Роттердам шәһәрләре Рандстад дип исемләнгән агломерацияне төзиләр, анда якынча 7,5 млн. кеше яши.

Кариб диңгезендә урнашкан Аруба утравы һәм Нидерландның Антиль утраулары белән берлектә Нидерланд Нидерланд Патшалыгы дип исемләнгән дәүләтне төзиләр. Патшалык әгъзалары арасында мөнәсәбәтләр Нидерланд Патшалыгы Хартиясе (нидерл. Statuut voor het Koninkrijk der Nederlanden) белән көйләнә. Бу Хартия 1954нче елда кабул ителде.

Нидерландны еш кына Голландия дип атыйлар, ләкин бу исем дөрес түгел, чөнки Төньяк һәм Көньяк Голландия бары тик Нидерландарның 12 провинциясеннең икесен генә тәшкил итә, ләкин бу өлкәләр иң алга киткән провинцияләр булу сәбәпле, Голландия исеме гадәткә төште.

Европа берлегенә керә.

Төп мәкалә: Нидерланд тарихы

Нидерландта инде соңгы Боз чорыннан башлап кешеләр яшәгәннәр. Кеше эшчәнлегенең иң иске эзенә 100 мең ел. Беренче кешеләр аучылар булганнар, һәм шулай ук азык-төлек җыеп гомер кичергәннәәр.

Римлылыр килгәндә, Нидерландта алман кабиләләре яшәделәр(тубантлар, канинефатлар һәм фризлар монда инде безнең эрага кадәр 600 елында килделәр). Рим империясе вакытында Нидерландның көньяк өлеше римлылар контроле астында булды.

Вильгельм I Оранлы

Урта гасырларда Аскы илләр (хәзерге Нидерланд һәм Бельгия) Изге Рим империясенә кергән төрле графлык һәм герцоглыклардан торды. XVI гасырда Габсбурглар нәселе ярдәмендә алар бер дәүләткә берләштерелгән. Испан патшасы Филиппа II дәүләтне үзәкләштерергә торышты, ләкин Вильгельм I Оранлы җитәкләгән инкыйлаб ярдәмендә дәүләтнең бәйсезлеге игълан ителде. Рәсми рәвештә бу бәйсезлек бары Сиксәнъеллык сугыштан соң гына танылды (1568–1648 еллар).

XIX гасыр башында, француз окупациясе беткәч, Нидерланд Оран нәселе җитәкчелегендәге патшалыкка әйләнделәр. 1830 елда Бельгия рәсми төстә Нидерландтан чыкты һәм бәйсез патшалык булды. Люксембург бәйсезлекне 1890 елда алды. Либераль сәясәтчеләр басымы астында 1848 елда дәүләт конституцион монархлы парламент демократиясенә әйләнде. Әлеге сәяси халәт фашист окупациясе чорыны санамыйча, хәзерге көнгә кадәр дәвам итә.

Беренче дөнья сугышы вакытында Нидерланд нейтралитетны сакладылар, ләкин Икенче дөнья сугышы вакытында 5 ел өчендә Алмания көчләре астында булдылар. Алман окупациясе вакытында Роттердам хөҗүмгә ия булды, аның нәтиҗәсендә шәһәрнең мәркәзе тулысынча җимерелде.

Сугыштан соң ил Америка Кушма Штатлары ярдәме белән тиз үсә башлады. Шуңа күрә Нидерланд тиз индустриаль дәүләт була алды. Сәяси бәйсезлекне элеккеге колонияләр Индонезия һәм Суринам алдылар. Индонезия, Төркия, Марокко, Суринам илләренән зур иммиграциягә күрә Нидерланд зур мөселман халкы белән бай булды.

1957 елда Нидерланд Европа Берлегенең нигез салучылары арасында булды. Ләкин 2005 елда Европа Конституциясе буенча референдумда Нидерланд халкының күпчелеге ризасызлык белдерде.

Географик мәгълүмат

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Нидерланд, иярченнән фотосүрәт.

Нидерланд – тыгызлыгы буенча Европаның иң зур илләренән берсе.

Административ бүленү

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Административ бүленү
Провинцияләр Коры җир мәйданы,

мең км²

Халык саны,

мең кеше

Башкала
Гелдерланд

(Gelderland)

5,015 1533,7 (1970 ел)

1978,688 (2007 ел)

Арнем

(Arnhem)

Гронинген

(Groningen)

2,347 522,4 (1970 ел)

573,923 (2007 ел)

Гронинген

(Groningen)

Дренте

(Drenthe)

2,655 372,6 (1970 ел)

485,986 (2007 ел)

Ассен

(Assen)

Зеландия

(Zeeland)

1,796 310,3 (1970 ел)

380,548 (2007 ел)

Мидделбург

(Middelburg)

Лимбург

(Limburg)

2,169 1012,4 (1970 ел)

1127,637 (2007 ел)

Маастрихт

(Maastricht)

Оверэйсел

(Overijssel)

3,340 932,9 (1970 ел)

1116,402 (2007 ел)

Зволле

(Zwolle)

Төньяк Брабант

(Noord-Brabant)

4,949 1819,5 (1970 ел)

2418,698 (2007 ел)

Хертогенбос

('s-Hertogenbosch)

Төньяк Голландия

(Noord-Holland)

2,667 2260,0 (1970 ел)

2613,992 (2007 ел)

Харлем

(Haarlem)

Утрехт

(Utrecht)

1,359 816,4 (1970 ел)

1190,721 (2007 ел)

Утрехт

(Utrecht)

Флеволанд

(Flevoland)

1,412 374,394 (2007 ел) Лелистад

(Lelystad)

Фрисландия

(Friesland)

3,357 526,7 (1970 ел)

642,169 (2007 ел)

Леуварден

(Leeuwarden)

Көньяк Голландия

(Zuid-Holland)

2,871 2991,7 (1970 ел)

3453,756 (2007 ел)

Һаага

(Den Haag,
's-Gravenhage)

N шәһәр өлкә халык саны
1 Амстердам Төньяк Голландия 734533
2 Роттердам Көньяк Голландия 595198
3 Һаага Көньяк Голландия 442273
4 Утрехт Утрехт 256393
5 Эйндховен Төньяк Брабант 203391
6 Тилбург Төньяк Брабант 195767
7 Гронинген Гронинген 174240
8 Бреда Төньяк Брабант 162307
9 Неймеген Гелдерланд 153684
10 Апелдорн Гелдерланд 153681
11 Энсхеде Оверэйсел 150447
12 Алмере Флеволанд 150359
13 Харлем Төньяк Голландия 148373
14 Арнем Гелдерланд 139299
15 Занстад Төньяк Голландия 136102
Беатрикс2013 елда тәхеттән ваз кичә, 2013 елдан Нидерланд принцессасы.

1815нче елда кабул ителгән конституциягә күрә төп хакимлек иясе – патша, ләкин икепалаталы парламентның да кануннар чыгару хокукы булган. Хәзерге конституция 1848нче елда кабул ителгән иде. Бу конституцияне «тыныч инкыйлаб» дип атаганнар, чөнки ул кинәт кенә патшаның хакимлиген бетергән. Хәзерге конституциягә күрә парламент туры саулауларда сайлана, һәм илдә зур роль уйный. Шулай итеп, Нидерланд Европада абсолют патшалыктан конституцион патшалыкка һәм демократиягә күчкән илләрнең иң алдынгылар арасында.

1917нче елда конституциягә яңа үзгәрешләр нәтиҗәсендә саулау хокукы бөтен 23 яшькә җиткән ир-кешеләргә бирелде, ә 1919нчы елда хатыннарга да. 1971нче елдан башлап сайлау хокукы барлык 18 яшькә җиткән кешеләрдә бар. Зур үзгәрешләр конституциягә 1983нче елда кертелгән. Моннан башлап, Нидерланд гражданнарына сәяси генә түгел, шулай ук социаль хокуклар гарантияләнә: дискриминациядән яклау, үлем җәзасын алып ату, яшәү минимумга хокук. 1983нче елдан соң конституциягә тагын төрле үзгәрешләр кертелде, мәсәлән армиядә хөзмәт итүне чакыру буенча бетерделәр.

Рәсми төстә буларак, илнең башлыгы — патша, ләкин чынбарлыкта хакимият премьер-министр кулында. 1980-2013 елларда Нидерланд патшабикәсе — борынгы Оран династиясеннән Беатрикс. 2013 елдан анын өлкән улы Виллем-Александр — Нидерланд короле. Тәхет варисы — Виллем-Александрның өлкән кызы Кристина-Амалия. 1890 елдан 2013 елга кадәр Нидерланд патшалары – бары тик хатын-кызлар булды. Еш кына патшалар үз урыннарын яшьрәк кешеләргә бирәләр, Беатрикс та моны эшләде. Чынлап алганда, патша сәяси сорауларга тими, бары тик рәсми церемонияләрдә китнаша, ләкин аның яңа хәкүмәтнең формалашуда зур йогынтысы бар.

Канун чыгару органы – Генераль штатлар. Алар ике палатадан тора: беренче (75 урын) һәм икенче (150 урын).

2008нче елның 1 июленә эшләнгән бәяләү буенча Нидерландның халык саны – 16 440 133 кеше. Халык саны буенча эшләнгән исемлектә Нидерланд 60нчы урында торалар. Башка Европа илләренә караганда, Нидерландның халык саны бик тиз үсә: 1850нче елда 3 млн. кеше, 1900нче елда 5 млн. кеше, 2000нче елда 16 млн. кеше.

41 526 км² мәйданы белән Нидерландның халык тыгызлыгы 395 кеше/км².

Уңайлы яклар: югарыклассификацияле һәм күптелле эшчеләр. Шәп инфраструктура. Бөтен дөнья буйлап эшләгән Philips һәи Shell кебек зур концернлары. Түбән инфляция (2004 елда 4,5 %) һәм түбән эшсезлек (3 %).

Тискәре яклар: салымнарның өчтән бере социаль түләүләргә бара.

Нидерландта заманча постиндустриаль икътисад бар. Иң мөһим яклар:

  • Машина төзелеше
  • Электроника
  • Нефтехимия
  • Авиа төзелеш
  • Судостроение
  • Чёрная металлургия
  • Текстиль сәнәгате
  • Мебель сәнәгате
  • Целлюлоз-кәгазь сәнәгате
  • Сыра ясау
  • Кием-салым ясау

Het Wilhelmus

(беренче һәм алтынчы куплетлары)

Wilhelmus van Nassouwe
ben ik, van Duitsen bloed,
den vaderland getrouwe
blijf ik tot in den dood.
Een Prinse van Oranje
ben ik, vrij onverveerd,
den Koning van Hispanje
heb ik altijd geёerd.

Mijn schild ende betrouwen
zijt Gij, o God mijn Heer,
op U zo wil ik bouwen,
Verlaat mij nimmermeer.
Dat ik doch vroom mag blijven,
uw dienaar t’aller stond,
de tirannie verdrijven
die mij mijn hart doorwondt.

Вилһелм җыры

(тәрҗемәсе)

Вилһелм ван Нассаумын,
Халкым каны кал(е)бемдә,
Ватаныма биргән анттан
Ваз кичмәм гом(е)ремдә.
Асыл зат Оран угланы,
Тугры намусыма,
Испан кыйралына бары
Хөрмәт кылам гына.

Калканым Син, терәгем Син,
Кодрәтле, газиз Аллам.
Гаҗиз итмә мине, Тәңрем,
Сиңа гына таянам.
Хак тарафта булырмын
Мәңге Синең колың;
Бетсен йөрәкне, халкымны
Телгәләгән золым.

Нидерланд — дәүләт дине булмаган дөньяви дәүләт. Әмма илдә дин тоту иреге бар. Илдә христианлык өстенлек итә. Христианнарга 7 млн 414 мең кеше (43,4 %) керә, аларның 4 млн 359 меңе — католиклар (26,6 %); протестантлар, нигездә, кальвинистлар һәм лютераннар - 3 млн 033 мең кеше (16,8 %). Иммигрантлар исәбенә мөселманнар саны 880 мең кеше тәшкил итә (5,8 %). Мөселманнар, нигездә, эре шәһәрләрдә яши. Илдә яһүд җәмгыяте элек-электән булган, хәзерге вакытта 30-35 мең кеше исәпләнә. Һинд дине тарафдарлары 215 000 кеше (1,3 %), буддачылар 1,0 %.

  1. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  2. 2,0 2,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  3. https://www.rijksoverheid.nl/onderwerpen/erkende-talen
  4. 10. Mai 1932 - "Wilhelmus-Lied" wird niederländische Nationalhymne / Hrsg.: Westdeutscher Rundfunk — 2017.
  5. https://www.workwithdata.com/place/netherlands
  6. Staat der Nederlanden Grondwet voor het Koninkrijk der Nederlanden
  7. http://www.rijksoverheid.nl/onderwerpen/water-en-veiligheid/vraag-en-antwoord/wat-is-het-normaal-amsterdams-peil-nap.html
  8. https://zoek.officielebekendmakingen.nl/stb-2010-387.html
  9. https://www.rijksoverheid.nl/regering/bewindspersonen
  10. https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
  11. https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Europe/NETHERLANDS
  12. https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
  13. http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
  14. http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
  15. https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=213
  16. https://www.touteleurope.eu/les-pays-membres-de-l-espace-schengen.html
  17. https://www.dhs.gov/visa-waiver-program-requirements
  18. https://public.wmo.int/en/members/netherlands
  19. https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
  20. https://www.ats.aq/devAS/Parties?lang=e
  21. https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
  22. https://holocaustremembrance.com/countries/netherlands
  23. https://www.belastingdienst.nl/wps/wcm/connect/bldcontentnl/belastingdienst/prive/werk_en_inkomen/pensioen_en_andere_uitkeringen/wanneer_bereikt_u_de_aow_leeftijd/wanneer_bereikt_u_de_aow_leeftijd
  24. https://www.rijksoverheid.nl/onderwerpen/leerplicht/leerplicht-en-kwalificatieplicht
  25. Bevolking; kerncijfers (1950-2024)
  26. 26,00 26,01 26,02 26,03 26,04 26,05 26,06 26,07 26,08 26,09 26,10 26,11 26,12 26,13 26,14 26,15 26,16 26,17 26,18 26,19 26,20 26,21 26,22 26,23 (unspecified title)база данных Всемирного банка.
  27. http://en.worldstat.info/World/List_of_countries_by_Water_surface_(percentage_of_total_area)
  28. 28,0 28,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  29. Human Development Data (1990-2017)Программа развития ООН.
  30. https://opendata.cbs.nl/statline/#/CBS/nl/dataset/80590ned/line?ts=1540281820727
  31. https://www.randstad.nl/ontwikkelen/salaris/modaal-inkomen
  32. 32,0 32,1 32,2 https://www.belastingdienst.nl/wps/wcm/connect/bldcontentnl/belastingdienst/prive/inkomstenbelasting/heffingskortingen_boxen_tarieven/boxen_en_tarieven/overzicht_tarieven_en_schijven/u-hebt-in-2019-nog-niet-aow-leeftijd
  33. 33,0 33,1 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
  34. https://european-union.europa.eu/principles-countries-history/eu-countries/netherlands_nl
  35. https://www.vpro.nl/argos/lees/onderwerpen/artikelen/2024/kinderombudsman-luidt-de-noodklok.html
  36. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
  37. http://appsso.eurostat.ec.europa.eu/nui/show.do?dataset=ilc_di12
  38. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  39. https://www.eiu.com/n/campaigns/democracy-index-2023/
  40. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.NAHC?
  41. https://happyplanetindex.org/countries/?c=NLD
  42. https://thenextweb.com/vocabulary/netherlands-2/
  43. International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр берлеге
  44. http://www.politiecn.com/ / мөхәррир Dutch Caribbean Police Force