«Рухият» фонды — Wikipedia
«Рухият» фонды («Рухият» рухи яңарыш фонды) – «Татнефть» АҖ тарафыннан хәйриячелек максатларында булдырылган фонд. Рәсми статуска 1997 елның гыйнвареннан ия.
Фондны оештыручы – «Татнефть» АҖ.
Фонд шурасы рәисе – Р.Н. Мөхәммәдиев, «Татнефть» АҖ генераль директоры урынбасары.
Фонд башкарма директоры Н. Шәйхетдинова.
Фонд экспертлар шурасы рәисе И.З. Бәдретдинов.
Максат һәм бурычлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстанда мәдәният, әдәбият, сәнгать үсешенә ярдәм итү; мәдәният-мәгърифәт эшләрен оештыру;
- Татарстанның нефть районнарында рухи яңарышны һәм мәдәният тормышын активлаштыру;
- Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә конкурслар оештыру һәм здыру;
- Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә конкурслар нәтиҗәләре буенча премияләр булдыру һәм тапшыру;
- Сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларның иҗади үсешенә ярдәм итү;
- Татарстанның нефть районнарында талантлы балаларны барлау, аларның сәләтен үстерүгә һәм сәнгать уку йортларында белем алуларына ярдәм итү.
Фестиваль-бәйгеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1997 елдан башлап балалар иҗаты буенча «Сайрар сандугач иле» төбәкара фестивале үткәрелеп килә. Җиңүчеләр 17 номинация буенча билгеләнә. 2011 елдан җиңүчеләргә стипендия дә билгеләнә.
- 2006 елдан башлап Саҗидә Сөләйманова премиясе бирелә. Һәр елны 6 язучыга премия тапшырыла, иҗат белән шөгыльләнүче 10 студентка 1 еллык стипендия билгеләнә.[1]
- 2006 елдан Саҗидә Сөләйманова исемендәге «Тормыш, исәнме!» республика студентлар иҗаты фестивале уздырыла.
- 2006 елдан балалар рәсем сәнгате буенча иҗади бәйге уздырыла.
Нәшрият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]17 ел эчендә татар, рус, чуаш, инглиз телләрендә 307 000 тираж белән 170 исемдә китап чыгарган. 1998 елдан башлап китапларны тәкъдир итү кичәләре уздырыла.
Шәлкемнәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шәхесләребез (Ризаэтдин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗәни, Газиз Гобәйдуллин, Салих Сәйдәшев, Рафаэль Төхвәтуллин, Рамазан Байтимеров, Зәкия Туишева һ.б.)
- Татар шигърияте җәүһәрләре (Саҗидә Сөләйманова, Гамил Әфзал, Әдип Маликов, Рәдиф Гаташ, Эльмира Шәрифуллина һ.б.)
- Милли җәүһәрләр (Гамил Әфзал, Хисам Камалов)
- Проза (Туфан Миңнуллин, Миргазыян Юныс, Мәдинә Маликова, Клара Булатова, Нур Әхмәдиев, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Иван Павлов (чуаш телендә)
- Дебют (Ләйсән Кәшфиева, Рәмзия Габделхакова, Миңзифа Әхмәтшина, Нәфисә Сабирҗанова, Нәфкать Мостафин, Марат Морев һ.б.)
- Җыр китаплары (Разил Вәлиев, Шәмсия Җиһангирова, Луиза Батыр-Болгари һ.б.)
- Балалар өчен әдәбият (Рәшит Бәшәр, Илдус Диндаров, Марсель Галиев, Альберт Хәсәнов, Мөҗәһит Әхмәтҗанов һ.б.)
- Альбомнар, буклетлар («Татнефть», «Ринат Галиев», «Мәснәви Хәертдинов», «Ромашкино» һ.б.)
- Аудиокассеталар һәм CD-дисклар (Рәис Нәгыймов, «Хәзинәле җирдә җыр туа» һ.б.)
Хәйриячелек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бүләк итү көннәре – «Рухият» фонды чыгарган китапларны ТР районнары һәм шәһәрләре китапханәләренә һәм уку йортларына бушлай тапшыру.
- Иҗат коллективлары өчен сәхнә киемнәре һәм музыка уен кораллары юнәтү.
- Сәләтле балаларны һәм иҗат төркемнәрен бәйгеләргә җибәрү чыгымнарын каплау.
- ТР мәдәният уку йортларында укучы студентларны укыту хакын түләү.
- Югары күрсәткечкә ирешкән мәдәният эшлеклеләренә матди ярдәм күрсәтү.
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ТР мәдәният министрлыгы рәхмәт хатлары
- «Татнефть» АҖ мактау кәгазьләре
- Әлмәт районы хакимияте мактау кәгазьләре
- Россия балалар фестивальләрен оештыручыларның рәхмәт хатлары
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Рухият» фонды рәсми сайты 2015 елның 18 февраль көнендә архивланган.
- «Рухият» фонды «Татнефть» рәсми сайтында 2015 елның 2 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ «Рухият» фонды сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-03-01