Ирландия — Wikipedia

Ирландия
ирл. Éire[1]
ингл. Ireland[1]
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 29 декабрь 1937
Рәсми исем Ireland[2], Éire[2], Irlande[3], Irland[4], Irsko, Irska, Ireland һәм Airlann
Кыскача исем 🇮🇪, Éire[1] һәм Ireland[1]
ХФӘ билгесе ˈaɪəɹlənd һәм ˈaɪɹlənd
Гомер озынлыгы 81,60732 ел[5]
... хөрмәтенә аталган Ирландия[d]
Демоним Ier, Irish, ír, Irlandczyk, Irlandka, Irlandczycy, Éireannach, Lireyänan, أيرلندي, أيرلندية, أيرلنديون, ірландець, ірландка, ірландці, ирландцы, אירי, אירית, irlandezi, irlandez, irlandeză, irlandese, irlandesi, Éireannaigh, eres, irlandés, irlandesa, Irlandano, Ιρλανδός, Ιρλανδή, Irlandais[3], Irlandaise[3], Irin, Ire, irlandezo, irlandezi, irlandeza, irlandeze, Ir, Irka, إرلاندي, إرلاندية, إرلانديين, إرلانديات, Irec һәм Irka
Рәсми тел ирланд теле һәм инглиз теле
Гимн Ирландия һимны
Мәдәният Ирландия мәдәнияте[d]
Шигарь тексты Jump into Ireland
Дөнья кисәге Европа[6][7]
Дәүләт  Ирландия
Башкала Дублин
Сәгать поясы UTC±00:00[d]
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Ирландия[d]
Иң көнчыгыш ноктасы 52°57′55″ т. к. 5°59′52″ кб. о.
Иң төньяк ноктасы 55°23′03″ т. к. 7°22′19″ кб. о.
Иң көньяк ноктасы 51°25′12″ т. к. 9°30′51″ кб. о.
Иң көнбатыш ноктасы 52°04′25″ т. к. 10°40′10″ кб. о.
Геомәгълүматлар Data:Ireland.map
Иң югары ноктасы Карантуилл[d]
Иң түбән ноктасы North Slob[d]
Идарә итү формасы җөмһүрият һәм унитар дәүләт[d]
Дәүләт башлыгы вазыйфасы Ирландия президенты[d]
Ил башлыгы Майкл Һиггинс[d]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Ирландия премьер-министры[d]
Хөкүмәт башлыгы Лео Варадкар
Башкарма хакимият Ирландия хөкүмәте[d]
Канунбирү органы Ирландия парламенты[d]
Югары мәхкәмә органы Ирландия югары мәхкәмәсе[d]
Үзәк банкы Ирландия үзәк банкы[d]
Дипломатик мөнәсәбәтләр Италия, Франция, Германия, Замбия, Австралия, Россия, Канада, Украина, Беларусь, Изге тәхет[d], Исраил, Косово Җөмһүрияте, Бөекбритания, Румыния, Колумбия, Дания, Кипр, Хәбәшстан, Көньяк Африка Җөмһүрияте, Пакьстан, Кытай Җөмһүрияте, Филипин, Мексика, Мэн утравы, Америка Кушма Штатлары, Кытай, Греция, Һиндстан, Бангладеш, Гөрҗистан, Маҗарстан, Аргентина һәм Корея Халык Демократик Җөмһүрияте[8]
Әгъзалык Аурупа Берлеге, Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Халыкара икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы, Аурупа шурасы, Awrupa ğälämi agentlığı, Бөтендөнья сәүдә оешмасы, Төньяк бәрелеш группасы[d], ОБСЕ, Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Инвестицион бәхәсләрне хәл итү буенча халыкара үзәк[d], Азия үсеш банкы[d], Австралия группасы[d], Евроконтроль[d], Ракета технологияләрен контрольдә тоту режимы[d][9], Интерпол[10][11], Атом-төш чималны сатучылар төркеме[d][12], ХКТО[d][13][14], Халыкара гидрография оешмасы[d][15], Халыкара энергетика агентлыгы[d][16], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[17], Җирнең биофизик торышын күзәтү төркеме[d], Бөтендөнья почта берлеге[18][19], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][20], Европа икътисади җәмгыяте[d], Бөтендөнья метеорология оешмасы[21], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[22], Бөтендөнья таможня оешмасы[d][23] һәм Холокостны истә тоту һәм өйрәнү буенча халыкара оешмасы[d][24]
Балигълык яше 18 яшь
Никахка керү яше 18 яшь
Пенсия яше 66 яшь
Халык саны 5 149 139 (апрель 2022)[25]
Ир-ат халкы 2 444 120[26], 2 469 767[26], 2 494 029[26] һәм 2 541 063[26]
Хатын-кыз халкы 2 490 220[26], 2 515 614[26], 2 539 135[26] һәм 2 586 107[26]
Административ бүленеше Корк[d], Керри[d], Уотерфорд[d], Уэксфорд[d], Голуэй[d], Лиишь[d], Килдэр[d], Донегол[d], Дублин[d], Уэстмит[d], Литрим[d], Мейо[d], Роскоммон[d], Клэр[d], Типперэри[d], Карлоу[d], Лонгфорд[d], Лаут[d], Оффали[d], Уиклоу[d], Каван[d], Монахан[d], Мит[d], Килкенни[d], Лимерик[d], Слайго[d], Ольстер, Коннахт[d], Манстер[d] һәм Ленстер[d]
Акча берәмлеге евро
Номиналь тулаем эчке продукт 504 182 603 276 $[27] һәм 529 244 870 223 $[27]
Кеше потенциалы үсеше индексы 0,945[28]
Inequality-adjusted Human Development Index 0,886[29]
Үз-үзенә кул салулар күрсәткече 8,9
Эшсезлек дәрәҗәсе 4,95[26], 5,623[26], 6,194[26] һәм 4,479[26]
Медиан керем 25 969 $
Нәрсә белән чиктәш Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия
Автомобил хәрәкәте ягы сул[d]
Челтәр көчәнеше 230 вольт[30]
Электр аергычы төре BS 1363[d][30]
Әүвәлгесе Бөекбритания һәм Ирландиянең берләшкән патшалыгы (1801-1922/1927)[d]
Алыштырган Азат Ирланд дәүләте[d]
Кулланылган тел инглиз теле[31], инглиз теле[31], шелта теле[d], ирланд теле һәм Ирландия ишарә теле[d]
Мәйдан 69 797 км²[32]
Рәсми веб-сайт Lua хатасы: expandTemplate: template "ref-ga" does not exist.
Һәштәге RepublicofIreland
Югары дәрәҗәле Интернет домены .ie
Харита сурәте
Подробная карта
Тематик география Ирландия географиясе[d]
Тимер юл хәрәкәте ягы сул[d]
Нинди вики-проектка керә Проект:Ирландия[d]
Ачык мәгълүматлар порталы data.gov.ie[d]
Феноменның икътисады Ирландия икътисады[d]
Феноменның демографиясе Ирландия халкы[d]
Грегориан тәкъвимга күчү мизгеле 14 сентябрь 1752
Мәктәптә укымаган балалар саны 6033[33]
Өстәлгән кыйммәт салымы күләме 23 процент
Тулаем туулар коэффициенты 1,96[34]
Шәһәр халкы 3 128 618[26], 3 173 345[26], 3 216 796[26] һәм 3 290 772[26]
Авыл халкы 1 805 722[26], 1 812 037[26], 1 816 368[26] һәм 1 836 398[26]
Демократия индексы 9,05[35]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 44 987
Туым күрсәткече 12[26], 11,2[26], 12[26] һәм 11,2[26]
Үлем күрсәткече 6,3[26], 6,5[26], 6,8[26] һәм 6,9[26]
OpenStreetMap якынлаштыру дәрәҗәсе 6
Илнең мобиль коды 272
Илнең телефон коды +353
Халыкара префикс 0
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны 112[d][36]
Илнең GS1 коды 539
Номер тамгасы коды IRL
Диңгездәге идентификацияләү номеры 250
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Ирландиядә җирләнгәннәр[d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме Төркем:Ирландиядә төшерелгән фильмнар[d]
Карта
 Ирландия Викиҗыентыкта

Ирландия (ирл. Éire, Poblacht na hÉireann; ингл. Ireland, Republic of Ireland) – Көнбатыш Европада урнашкан дәүләт. Ирландия утрауның күпчелегендә урын ала. Мәйданы – 70,2 мең км². Илнең исеме ирланд Éire сүзеннән килә. Башкала – Дублин шәһәре (1,4 млн. кеше яши). БМОга 1955 елдан керә.

Европа берлегенә керә.

1937нче елда кабул ителгән Конституциягә күрә дәүләтнең исеме Éire, инглизчә әйткәндә Ireland. 1949нчы елда Ирландия Җөмһүрияте исеме кабул ителде, бу исем бары тик Description of the State буларак, ягъни дәүләтне сурәтләү буларак кабул ителде. Исеме "Ирландия" булып калды. Бу бөтен утрауга претензия белән бәйле. Ләкин рәсми һәм рәсми булмаган сорауларда Ирландия Җөмһүрияте сүзе кулланыла.

Географик мәгълүмат

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ирландия космостан

Ирландия Европа утраулары арасында мәйданы буенча өченче урында тора. 6° 20'–10° 20' көнбатыш озынлыгы һәм 51° 25'–55° 23' төньяк киңлеге арасында урнашкан. Көнбатыштан көнчыгышка озынлыгы 300 км, ә төньяктан көньякка исә 450 км.

Мәйдан – 70.280 км².

Бөекбритания белән чикләр озынлыгы – 360 км.


Ирландия – парламент көчле булган җөмһүрият.

Хәзерге Конституция 1937нче елның 1 июлендә плебисцит нәтиҗәсендә кабул ителгән.

Президент халык тарафыннан җиде елга сайлана. Президентның парламентның аскы бүлмәсен чакыру һәм җибәрү хокукы бар, ул хәрби көчләрнең башлыгы, кануннарны җәмәгатьчелеккә президент чыгара. Президент шулай ук мәхкәмә башлыкларын һәм башка югары урындагы кешеләрне сайлый.

Кэрри графлыгы

Премьер-министр – хөкүмәтнең башлыгы. Аны парламент тәкъдим итә һәм президент раслый.

Ирландия парламенты ике өлештән тора: сенат һәм вәкилләр палатасы.

Вәкилләр палатасында 160-170 кеше. Бу парламент өлешен бөтен халык сайлый. Сенат 60 кешедән тора. 11 кешене премьер-министр сайлый, 6 кеше Милли һәм Дублин университеты тарафыннан сайлана, 43 кеше махсус исемлек буенча сайлана. Ике палатаның эшләү вакыты – 7 елга кадәр.

Ирландиянең сәяси партияләре:

  • Лейбористлар партиясе – 1912нче елда барлыкка килгән.
  • Прогрессив Демократлар партиясе – 1985нче елда барлыкка килгән.
  • Фианна Фойл (Уңышлык солдатлары) – 1926нчы елда барлыкка килгән.
  • Финэ гэл (Бердәм Ирландия) – 1933нче елда барлыкка килгән.
  • Шинн фейн (Үзебез) – 1905нче елда барлыкка килгән.

Административ бүленү

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ирландия харитасы

Административ рәвештә Ирландия 4 провинциягә һәм 26 графлыкка бүленә.

Ирландия
  1. Дублин
  2. Уиклоу
  3. Уэксфорд
  4. Карлоу
  5. Килдэр
  6. Мит
  7. Лаут
  8. Монахан
  9. Каван
  10. Лонгфорд
  11. Уэстмит
  12. Оффали
  13. Лиишь
  14. Килкенни
  15. Уотерфорд
  16. Корк
  17. Керри
  18. Лимерик
  19. Типперэри
  20. Клэр
  21. Голуэй
  22. Мейо
  23. Роскоммон
  24. Слайго
  25. Литрим
  26. Донегол
Төньяк Ирландия
  1. Ферман
  2. Тирон
  3. Лондондерри
  4. Антрим
  5. Даун
  6. Арма

Ирландии харитасы

Ирландия халкы – кельтлар. 2006нчы елның җанисәбе буенча Ирландия халкы саны 4,24 млн кеше. 10 процент – башка дәүләтләрдән милләтләр.

Халкының 58 % шәһәрләрдә яши.

Ирландия хөкүмәте инглиз теленнән ирланд теленә күчү эшен алып бара.

2005 елның апрелендә кабул ителгән канун буенча урамдагы топографик исемнәр ирланд телендә булырга тиеш. Теле- һәм радио-тапшыруларда ирланд теле кулланыла. Ләкин ирланд теле бик үк популяр түгел: 2002 елда узган сораштыру нәтиҗәсендә, 1,57 млн кеше ирландча сөйләшә ала, дип санала.
Тарихи-лингвистик шәрехләмә
Ирланд телен башка телләрдән үзенчәлекле орфография, сүз башындагы тартык авазларның мутациясе, җөмләләрдә VSO (фигыль+ия+иярчен кисәкләр) тибындагы сүз тәртибе, ике бәйлек фигыле һәм төрләнә торган бәйлекләр кебек грамматик күренешләр аерып тора. Борынгы ирланд теленә шулай ук үтә катлаулы фигыль системасы да хас булган.
Әйтергә кирәк, Ирландия утравы католик чиркәү йогынтысына эләккәннән соңгы мең ярым ел эчендә ирланд теленә өч тапкыр тирәнтен реформага дучар ителгән. Шул сәбәпле борынгы тел бөтенләй танымаслык булып үзгәргән. Беренче реформа V-VI гасырларда ук үткәрелсә дә, борынгы ирланд теле 900 нче елларга кадәр сакланып калган. X гасырда формалашкан урта ирланд теле XVII йөзьеллык азагына кадәр актив кулланышта булган. Бу чорда ирланд теле нык гадиләштерелгән – башлыча Скандинавиядән бәреп кергән норманнар йогынтысында. Шуннан соң яңа ирланд теле чоры башланган. Ул бүген дә инглиз теленең көчле басымы астында дәвам итә. Ирланд теле беренче аралашу теле буларак юкка чыгып бара. Кайбер фаразлар буенча, аны камил белүчеләр саны хәзер 65 меңләп кенә инде.
Хәзерге заманда ирланд язуында гадәти латин хәрефләре файдаланыла, әлифба ирланд телендә Cló Rómhánach (“латин шрифты”) дип атала. Элегрәк махсус “гэль шрифты” – Cló Gaelach та булган, XX гасыр уртасына кадәр ирланд телендәге китаплар нәкъ шул “утрау готикасы” шрифтында басыла иде. Бүген Cló Gaelach бизәү максатларында гына кулланыла.
Огамик язу исә тагын да борынгырак. Аның б.э.ның IV-VI гасырларында киң таралган булуы төгәл билгеле, әмма барлыкка килү чоры тарих төпкеленә кереп югала. Һәм сузык, һәм тартык авазларны белдерүче огам хәрефләре туры сызык өстенә  сызыкчалар һәм нокталар куеп языла. Огамик әлифбаның башлыча ташка уеп язылган үрнәкләре генә сакланып калган.
Орфография
Биш кыска сузык авазның (a, e, i, o, u) озын әйтелешле пары бар (á, é, í, ó, ú). Латин әлифбасының 13 хәрефе ялгыз тартык авазларны белдерү өчен кулланыла (b, c, d, f, g, h, l, m, n, p, r, s, t), калган хәрефләр алынма һәм чит ил сүзләрендә генә очрый (j, k, q, v, w, x, y, z): мәсәлән, jíp (джип); Jab (Иов), x-ghathú (рентген).
Ирланд орфографиясенең төп принцибы “caol le caol agus leathan le leathan” дип атала (тар – тар белән, киң киң белән бергә). “Тар сузыклар” дип, ирланд грамматикасында алгы рәт сузыклары i, í, e, é атала, арткы һәм, гомумән, алгы булмаган сузыклар (a, á, o, ó, u, ú) “киң авазлар” рәтенә керә. Бу кагыйдә буенча, нечкә (палатальләшкән) тартыкларның ике ягында да бары тик “тар сузыклар” гына языла, ә калын (палатальләшмәгән) тартыклар “киң сузыклар” чолганышында була.
Шулай итеп, сузык авазларны белгертүче хәрефләрнең күбесе чынбарлыкта, сузык авазларның үзеннән бигрәк, алар тирәсендәге тартыкларның калын яки нечкә әйтелешен чагылдыра. Мәсәлән, ea парында беренче сузык беркайчан да диярлек әйтелми, бары тик аннан алдагы тартыкның палатальләшкән булуын гына белгертә, мәсәлән,: Peadar [pjadər] (кеше исеме, инглизчәсе – Peter). Бу ясалмалык еш кына буталчык хәлләргә китерә: әйтик, anois (хәзер) сүзен теоретик яктан [əniʃ] дип тә, [ənoʃ] дип тә укырга мөмкин, ләкин аның беренче әйтелеше генә дөрес.
Әлбәттә, мондый орфография диалектларга хас булган фонетик күренешләрнең күбесен язуда чагылдыра алмый.
Хәзерге заман әдәби телендә түбәндәге монофтонглар кулланыла:
·                í [i:] — rí [r’i:] “король”
·                i [i] — mil [m’il’] “бал” (мёд)
·                é [e:] — gé [g’e:] “каз”
·                e [e] — te [t’e] “кайнар”
·                á [a:] — lá [la:] “көн”
·                a [a] — cat [kat] “мәче”
·                ó [o:] — ceol [k’o:l] “музыка”
·                o [o] — loch [lox] “күл”
·                ú [u:] — cú [ku:] “эт”
·                u [u] — muc [muk] “дуңгыз”
Ирланд телендә басым гадәттә сүзнең беренче иҗегенә төшә. Басымсыз иҗекләрдә күп кенә сузык авазлар [ə] дип әйтелә: anocht [ə'noxt] “бүген кич”, inniu [ə'n’u:] “бүген”, cúigear [ku:g'ər] “бишәү”. Аңлашыла ки, озын сузык авазлар үз әйтелешен һәрвакыт саклап кала һәм гади сөйләм телендә дә “йотылмый”.
Ирланд телендә төрләнешле бәйлекләрнең кулланылуы – шактый кызыклы күренеш. Әйтик, “ag” бәйлеге инглиз теленә “by” һәм “from” бәйлекләре аша тәрҗемә ителә ала. Ия булуны, биләп торуны, хуҗа булуны белгерткәндә “ag” бәйлеге сан, зат һәм җенес (род) буенча төрләнә ала, аңа теге яки бу синтетик кушымча өстәлә, ләкин зат алмашлыгы төшереп калдырыла. Бу очракта  “tá” фигыле (инг. “have”, тат. “ия булырга”) үзгәрешсез кала. Бу конструкцияне тәрҗемә итү өчен, татарча “бар” сүзе дә җитеп тора. Мисаллар:
Tá leabhar agam. – Минем китабым бар. – Cүзгә-сүз: “Have + a book + by-me”.
Tá deoch agat. – Синең эчемлегең бар. – “Have + a drink + by-you (sing.)”.
Tá ríomhaire aige. – Аның (ир-атның) санагы бар. – “Have + a computer + by-he”.
Tá páiste aici. – Аның (хатын-кызның) баласы бар. “Have + a baby + by-she”.
Tá carr againn. – Безнең машинабыз бар. – “Have + a car + by-we”.
Tá teach agaibh. – Сезнең өегез бар. – “Have + a house + by-you (pl.)”.
Tá airgead acu. – Аларның акчасы бар. – “Have + money + by-they”.

Беренче кешеләр Ирландиядә мезолит вакытында яшәделәр.

432нче елда Патрик Әүлия ирландлар арасында христианлык таратты.

1801нче елда Ирландия Бөекбритания өлеше булды.

  • Тулаем милли продукт – $177,2 млрд.
  • ТМП кеше башына – $43 600.
  • Акча беремлеге – Евро.

Тулаем милли продуктның үсеше бик зур (19962000 елларда – 9%).

Кыйммәтлек буенча Ирландия башкаласы – Дублин 2006 елда 16нчы урын алды.

Ирландидә безнең эра алдыннан яшәгән кешеләрдән (мезолит, неолит чорлары) шушы чор мәдәнияте һәйкәлләре калды. Бу таш һәйкәлләр һәм таштан эшләнгән фортлар. Тимер чоры вакытында кельтлар килүе белән, мәдәният яңарышны кичерә. Vнче гасырда Патрик әүлия ярдәме белән Ирландия христиан динен кабул итте.

Төп мәкалә: Ирландия бәйрәмнәре.

Ирландиянең иң мөһим милли бәйрәме – Патрик әүлия көне.

Ирландларның милли спорт төрләре арасында кёрлинг һәм гэл футболы исемле уеннар бар.

Ирландия музыкантлары Европада инде XIIнче гасырда мәгълүм булганнар. Алар арасында иң данлыклысы арфада уйнаучы сукыр Турлаф O’Каролан (Turlough O`Carolan). Аның музыкасын хәзер дә бөтен дөньяда уйныйлар. Ә 18нче гасырда Фейш фестивале барлыкка килә. Фестивальнең максаты – флейтада уйнауны саклау.

Китапханәләр һәм музейлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2006 елгы халык санын алу:

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Дин Тарафдарлар саны
Католиклык 3,681,446
Ирландия чиркәве 125,585
Мөселманнар 32,539
Пресвитерианнар 23,546
Православие 20,798
Методистлар 12,160
Апостол чиркәве 8,116
Буддизм 6,516
Һинд дине (ш. и. Кришна аңы) 6,082
Лютеранлык 5,279
Евангелистлар 5,276
Иегова шаһитләре 6,291
Баптизм 3,338
Яһүд дине 1,930
Викка 25
Пантеизм 1,691
Агностицизм 1,515
Атеистлар 929
Мормоннар 1,237
Квакерлар 882
Иске католиклык 540
Бәһаи 504
Башка христиан агымнары 29,206
Башка диннәр 8,576
Дини булмаганнар 186,318[37]
Диннәрен билгеләмәгәннәр 70,322
Барлыгы 4,239,848
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Брокгауз энциклопедиясе
  2. 2,0 2,1 Конституция Ирландии — 1937.
  3. 3,0 3,1 3,2 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  4. https://www.ui.se/landguiden/lander-och-omraden/europa/Irland/
  5. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  6. https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/geos/ei.html
  7. https://www.workwithdata.com/place/ireland
  8. https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
  9. http://mtcr.info/partners/
  10. https://www.interpol.int/Member-countries/WorldИнтерпол.
  11. https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Europe/IRELAND
  12. http://www.nuclearsuppliersgroup.org/en/participants1Атом-төш чималны сатучылар төркеме.
  13. https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ХКТО.
  14. https://www.opcw.org/about-us/member-states/ireland
  15. https://www.iho.int/srv1/index.php?option=com_wrapper&view=wrapper&Itemid=452&lang=enХалыкара гидрография оешмасы.
  16. https://www.iea.org/countries/membercountries/Халыкара энергетика агентлыгы.
  17. http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
  18. http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
  19. https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=153
  20. https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
  21. https://public.wmo.int/en/members/ireland
  22. https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
  23. https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
  24. https://holocaustremembrance.com/countries/ireland
  25. https://www.cso.ie/en/csolatestnews/pressreleases/2023pressreleases/pressstatementcensusofpopulation2022-summaryresults/
  26. 26,00 26,01 26,02 26,03 26,04 26,05 26,06 26,07 26,08 26,09 26,10 26,11 26,12 26,13 26,14 26,15 26,16 26,17 26,18 26,19 26,20 26,21 26,22 26,23 26,24 26,25 26,26 26,27 (unspecified title)база данных Всемирного банка.
  27. 27,0 27,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  28. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  29. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  30. 30,0 30,1 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
  31. 31,0 31,1 Crystal D. English as a Global Language — 2 — Cambridge University Press, 2012. — 224 p. — ISBN 978-1-107-61180-1, 978-0-511-07862-0, 978-0-521-82347-0, 978-0-521-53032-3
  32. https://european-union.europa.eu/principles-countries-history/key-facts-and-figures/life-eu_en
  33. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  34. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  35. 2020 Democracy Index
  36. International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр берлеге
  37. В Ирландии за последние 6 лет почти вдвое выросло количество атеистов