Тәүбә — Wikipedia
Тәүбә (гарәп. توبة) - ул тугызынчы сүрә, Аллаһтан курку сәбәпле, гөнаһны калдыру, аны кылганга үкенү һәм аңа бүтән кайтмаска ният итүне аңлатучы ислам термины. Ул теләсә-нинди гөнаһның кичерелүенең һәм аларның савабка әйләнүенең сәбәбе булып тора. Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: "Гөнаһтан тәүбә итүче кеше гөнаһны эшләмәгән кеше сыман"[1].Тәүбә - гыйбадәтнең бер төре.
Ибн Тәймия әйтүенчә, тәүбә ике төрле була: таләп ителә торган һәм мәҗбүри булмаган. Беренчесе Аллаһ кушкан һәм тыйганнарын үтәмәүдән булса, икенчесе - сөннәт гамәлләрне үтәмәүдән һәм мәкрухтан тыелмаудан.
Тәүбә шартлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тәүбә кабул ителсен өчен түбәндәге шартлар бар:
- Гөнаһ кылудан туктау
- Гөнаһ эшләгәнгә чын күңелдән үкенү
- Аллаһтан гафу үтенү
- Бүтән гөнаһка кайтмаска ныклы ният
Әгәр дә эшләнгән гөнаһ ничек тә булса башка кеше хокукларын бозса, саналган шартларга тагын берсе өстәлә:
- Гаделсезлеккә дучар булган кеше алдында гаепне төзәтү.
Тәүбә вакыты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тәүбә ике вакыйгадан соң кабул ителми:
- Гаргарә (үлем алды хырылдавы) башлангач
- Кояш көнбатыштан чыккач (Кыямәт көне алдыннан булачак вакыйга).
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Тәүбә намазы
- Әт-Тәүбә сүрәсе
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- soliha.com сайты (рус.)
- Камәл Зант сайты
- Тыңла «Тәүбә» сүрәсен wav форматында 2015 елның 20 июнь көнендә архивланган.