1924 ел — Wikipedia
Еллар |
---|
1920 · 1921 · 1922 · 1923 — 1924 — 1925 · 1926 · 1927 · 1928 |
Унъеллык |
1900-еллар · 1910-еллар — 1920-еллар — 1930-еллар · 1940-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
1924 (бер мең тугыз йөз егерме дүртенче) ел — кәбисә ел, милади тәкъвим буенча сишәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1924 елы, II меңьеллыкның 924 елы, XX гасырның 24 елы, XX гасырның 3 унъеллыгының 4 елы, 1920 елларның 5 елы. 1924 елдан бирле 100 ел үтте.
Вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 26 гыйнвар — Петроград (Санкт-Петербург) исемен «Ленинград»-ка алмаштыралар.
- 1 февраль — Бөекбритания ССРБ-ны таный.
- 20 март — Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» исемле журнал чыга башлый. Киләчәктә ул «Ялкын» журналына әйләнәчәк.
- 30 июнь — беренче мәртәбә Мәскәү-Казан пассажир очкычы һавага күтәрелә.
- 5 июль — Парижда Сигезенче Җәйге Олимпия уеннары башлана.
- 5 август — Төркиядә күпхатынлык тыела.
- 2 октябрь — Казан составына Иваново (хәзерге Мәскәү базары тирәсе) һәм Удел бистәләре кушыла.[1]
- 10 октябрь — Яшь ленинчы газеты чыга башлый.
Туулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1924 елда туганнар
- 1 гыйнвар — Гатаулла Салихов (1924-2012), Советлар Берлеге Каһарманы (1943).
- 1 гыйнвар — Рафаил Төхфәтуллин (1924-1994), язучы.
- 1 гыйнвар — Ягъфәр Әхмәтшин, Советлар Берлеге Каһарманы.
- 4 гыйнвар — Алиме Абденанова (Alime Abdenanova, 1924-1944), кырымтатар сугыш каһарманы.
- 10 февраль — Рәфкать Бикчәнтәев, татар сәхнәсенең остасы, актер һәм режиссер.
- 10 февраль — Николай Алтынов, Советлар Берлеге каһарманы, танкист.
- 25 февраль — Әнәс Тумашев, татар театр рәссамы.
- 1 март — Мәхмүт Рәфыйков, кинооператор.
- 5 март — Борис Домашников, ССРБ халык рәссамы.
- 7 март — Кобо Абе, япун язучысы.
- 8 март — Зиннәт Вәли, язучы.
- 1 апрель — Равилә Борнашева, табиб.
- 3 апрель — Габделхәй Сәетов (1924-2000), Советлар Берлеге Каһарманы (1945).
- 5 апрель — Шамил Исхаков, татар дин әһеле.
- 12 апрель — Галимҗан Җиһаншин, авыл хуҗалыгы ширкәте җитәкчесе.
- 15 апрель — Самат Шакир, татар язучысы.
- 24 апрель — Зәкәрия Акназаров, Башкорт АССР министрлар шурасы рәисе (1962-1986).
- 18 май — Энҗе Мөэминова, татар шагыйрәсе, укытучы.
- 28 май — Шәриф Биккол, башкорт шагыйре.
- 12 июнь — Джордж Герберт Уокер Буш, АКШ-ның 41-нче президенты.
- 24 июнь — Владимир Попов, нәкышче рәссам, Тукай бүләге иясе.
- 5 июль — Аллаһияр Вәлиуллин, татар композиторы.
- 5 август — Иван Максимов, Советлар Берлеге Каһарманы.
- 12 август — Мөхәммәт Зыяүлхак, Пакистан президенты (1978-1988).
- 15 август — Лалә Оралоглу, Төркия кино актрисасы, режиссер.
- 29 август — Суфиян Поварисов, Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы, Башкортстан халык язучысы, филология фәннәре докторы, профессор.
- 1 сентябрь — Әхмәт Әминев, Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- 18 сентябрь — Таһир Балтачиев, балет артисты (Ленинград).
- 1 октябрь — Джимми Картер, АКШ-ның 39-нчы президенты.
- 19 октябрь — Васил Маликов, рәссам, сынчы.
- 12 ноябрь — Наҗия Борһанова, тел галиме.
Вафатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1924 елда вафатлар
- 21 гыйнвар — Владимир Ульянов (Ленин).
- 13 июль — Альфред Маршалл, инглиз икътисадчысы.
- 12 октябрь — Анатоль Франс, француз язучысы, Нобель премиясе лауреаты.
- 21 декабрь — Шәһит Ходайбирдин — инкыйлабчы, язучы, ВКП(б) эшлеклесе.
- Зәйнетдин Агафуров — татар сәнагатьчесе, меценат, хәйрияче (Екатеринбур).