Мәккә — Wikipedia
Мәккә | |
гарәп. مكة المكرمة | |
Рәсми исем | مكة المكرمة[1] |
---|---|
Демоним | Meccan, мекканцы, Mekkano, مَكِّيّ, Mekke һәм meccani |
Дәүләт | Согуд Гарәбстаны[2] |
Нәрсәнең башкаласы | Хиҗаз кыйраллыгы[d], Нәҗд һәм Хиҗаз патшалыгы[d], Мәккә провинциясе[d] һәм The Holy Capital Governorate[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Мәккә провинциясе[d] |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Хөкүмәт башлыгы | Халид ибн Фейсал Аль Сауд[d] |
Халык саны | 2 427 924 (2022)[3] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 277 ± 1 метр |
Кардәш шәһәр | Мәдинә |
Мәйдан | 760 км² |
Рәсми веб-сайт | hmm.gov.sa |
Җирле телефон коды | 1 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Мәккә Викиҗыентыкта |
Мәккә́ (гарәп. مكة Мәккә, шулай ук مكة المكرّمة Мәккә әл-Муккәррамә ягъни Мәккәи-Мөкәррәмә) — Согуд Гарәбстанының көнбатыш өлешендә урнашкан шәһәр. Мөселманнарның Хаҗ кылу урыны. Мөселман булмаганнар өчен шәһәргә керү тыела.
Мәккә — мөселманнарның изге шәһәре. Мәккәнең үзәгендә Хәрам мәчете (Мәсҗидел-Хәрам) урнашкан.
Хәзерге вакытта Мәккәдә дөньядагы иң массив Әбраҗел-Бәйт манара-күксөзәрләр комплексы төзелеше алып барыла.
2010 елның ноябрендә Мәккәдә илдәге беренче җир-өсте метрополитены ачыла. Әлеге метрополитен шәһәр буенча һәм хаҗ кылу урыннарына (Мөздәлифә үзәнлеге һәм Гарәфәт тавы) күченүне тәэмин итә. Кытай ярдәмендә төзелә.
Демография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шәһәр халкы саны күрсәткече:
Ел | 1965 | 1979 | 2003 | 2007 |
Халык (мең кеше) | 185 | 367 | 1541.8 | 1700.0 |
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәккә климаты — чүлле тропик. Мәккә — дөньяның иң кызу шәһәрләренең берсе. Абсолют минимум +10 °C, ә абсолют максимум +50 °C. уртача еллык температура +30,7 °C (чагыштыру өчен, дөньяның иң кызу торак пункты саналучы Даллолның уртача еллык температурасы — ≈34 °C).
Мәккә климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 37,0 | 38,3 | 42,0 | 44,7 | 49,4 | 49,4 | 49,8 | 49,6 | 49,4 | 46,8 | 40,8 | 37,8 | 49,8 |
Уртача максимум, °C | 30,2 | 31,4 | 34,6 | 38,5 | 41,9 | 43,7 | 42,8 | 42,7 | 42,7 | 39,9 | 35,0 | 31,8 | |
Уртача температура, °C | 23,9 | 24,5 | 27,2 | 30,8 | 34,3 | 35,7 | 35,8 | 35,6 | 35,0 | 32,1 | 28,3 | 25,5 | |
Уртача минимум, °C | 18,6 | 18,9 | 21,0 | 24,3 | 27,5 | 28,3 | 29,0 | 29,3 | 28,8 | 25,8 | 22,9 | 20,2 | |
Абсолют минимум, °C | 11,0 | 10,0 | 13,0 | 15,6 | 20,3 | 22,0 | 23,4 | 23,4 | 22,0 | 18,0 | 16,4 | 12,4 | 10,0 |
Явым-төшем нормасы, мм | 20,6 | 1,4 | 6,2 | 11,6 | 0,6 | 0,0 | 1,5 | 5,6 | 5,3 | 14,2 | 21,7 | 21,4 | |
Чыганак: Мәккәдә һава торышы шартлары (рус.) |
Мәккә тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мөселманнар фикере буенча, Мәккә тарихы Ибраһим һәм аның улы Исмәгыйль пәйгамбәр чорына — б.э.к. 19 гасырга барып тоташа. Ибраһим галәйһиссәләм гаиләсе белән Зәмзәм чишмәсе янына төпләнгәч, башка күп кабиләләр дә килә башлыйлар; беренче булып Җәхрамнан йәмән кабиләсе килеп урнаша. Өченче гасыр ахырында Рабига ибн әл-Харис җитәкчелегендәге Хузага кабиләсе, йәмән кабиләсен җиңеп, Мәккәгә килә.
Хузага кабиләсендәге эчке чуалышлар аркасында, 440-450 елларда корәеш кабиләсе Мәккәне куларына төшерәләр.
570 елда Фил елы вакыйгасы була.